Бүген «Агроволга - 2025» күргәзмәсе кырларында Татарстан Республикасының шәһәрләрдә үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров ярминкәләрнең шәһәр өчен әһәмиятле булуын ассызыклап үтте һәм үз эшләренә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерде. Ул, 2024 елда оештыручылар тырышлыгы белән Татарстан Республикасында миллиард сумга якын продукция сатылган, дип билгеләп үтте. Илдар Шакиров шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырылачак ярминкә мәйданчыкларын төзекләндерү турында да хәбәр итте.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, ярминкәләр Казан һәм республиканың башка шәһәрләре өчен күркәм традициягә әверелде. Ул шулай ук һәр катнашучының ярминкәләрне оештыруга һәм уздыруга керткән өлешен билгеләп үтте, аларның республика авыл хуҗалыгын үстерүдәге ролен ассызыклады.
Тантаналы өлеш кысаларында Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хатлары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Росситя Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллективлары, шулай ук ярминкәләр үткәрүдә актив катнашкан агрохолдинглар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре бүләкләнде.