Бүген агросәнәгать комплексы казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» кысаларында «Россиянең сөт индустриясен үстерү: 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга фаразлар» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо–2024» ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «АММОНИЙ» АҖ генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин һәм «Август» АҖ генераль директоры Александр Усков катнашты.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе коллегиясенең «2023 елгы эш йомгаклары һәм 2024 елга өстенлекле бурычлар турында» киңәйтелгән утырышы узды.
Бу атнада Мәскәүдә Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең XV съезды узды. Аның эшендә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев катнашты. Ул тармакның 2023 елдагы эшенә йомгаклар ясады, аны алга таба үстерүнең стратегик юнәлешләрен билгеләде һәм бизнес вәкилләренең сорауларына җаваплар бирде.
2024 елның 5 апрелендә XII Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы - «Парламент 2030» старт ала. Ул талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатларында үткәрелә.
Татарстанда берничә көн дәвамында дулаган кар бураны халыкны азык-төлек товарлары белән тәэмин итүгә дә үз төзәтмәләрен кертте. Федераль трассалардагы чикләүләр аркасында йөк автомобильләрендә продуктларны тарату үзәкләренә китереп җиткерүдә өзеклекләр барлыкка килде.
2023 елда республиканың 1000нән артык кешесе авыл җирлегендә торак сатып алган. Бу максатлар өчен Россельхозбанк 4 млрд сум кредит биргән. Хисап елында финанслау күләме башка чорлар белән чагыштырганда иң күбе булган.
"Август-Алабуга" предприятиесе үз хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча актив социаль эш алып бара.
“Роскачество” Россия Федерациясе субъектларының сертификатланган органик продукция җитештерүчеләр саны буенча яңартылган рейтингын тәкъдим итте. Узган ел органик төбәкләр саны артты. Хәзер илнең органик картасында Адыгей Республикасы, Иркутск өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Мәскәү бар. Органик продукция - синтетик пестицидлар, синтетик минераль ашламалар, антибиотиклар, үсеш гормоннары һәм башка шундый матдәләр кулланмыйча үстерелгән яки җитештерелгән продукция ул. Россиядә бары тик аккредитацияләнгән органда сертификат алу гына җитештерүчегә үз продукциясен органик дип атарга һәм аны тиешле рәвештә маркировкаларга хокук бирә, төргәкләргә “Органик” билгесен (салат фонында ак яфрак) куя ала.
Бүген Кукмара районы «Татарстан – казанышлар республикасы» дигән автобус марафоны эстафетасын каршылады. 1 мартка кадәр ул республиканың 29 районына керәчәк. Бүген аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.