Татарстан Республикасы Минзәлә районының Әтрәкле авылында «Сабантуй» паркында машина белән сыер савучы опраторларның 52нче конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов һәм Минзәлә районы башкарма комитеты башлыгы Марат Кәримов катнаштлар.
Конкурста машина белән сыер савучы иң яхшы операторлар - 41 сыер савучы һәм 1 ир-ат сыер савучы, терлекчелек буенча консультантлар ярыштылар. Конкурс тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу өчен агросәнәгать комплексы вәкилләрен, үз эшенең осталарын берләштерә.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Марат Җәббаров чыгыш ясады. “Республикада машина белән сыер саву осталары конкурсын уздыру күркәм традициягә әверелде, ул безнең сыер савучыларның һөнәри осталыгын күтәрүдә зур роль уйный һәм кадрлар әзерләүдә әйбәт мәктәп булып тора”, - дип билгеләп үтте ул.
Министр сүзләренә караганда, бүгенге катнашучыларның җитештерү күрсәткечләре дә югары, алар үз эшләренең чын осталары, үз районнарын лаеклы күрсәтүчеләр.
Ярышлар теоретик биремнәрне һәм сыер савучылар вазыйфаларын башкару өчен кирәкле практик күнекмәләрне үз эченә алган берничә этапта узды. Катнашучылар заманча җайланмалар белән эш итү осталыгын гына түгел, зоотехния һәм ветеринария өлкәсендә дә тирән белемнәрен күрсәттеләр. Сөтнең сыйфатын тәэмин итү һәм санитария нормаларын үтәү аспектларына аерым игътибар бирелде.
Конкурс йомгаклары буенча машина белән сыер савуда җиңүчеләрне һәм призерларны - 2025 елгы иң оста машина белән сыер савучы операторларны бүләкләү тантанасы булды.
Машина белән сыер савучы Татарстан Республикасының абсолют чемпионы булып Минзәлә муниципаль районының «Камский Бекон» ҖЧҖеннән Рүзилә Латыйпова танылды.
Өлкәннәр арасында 1нче дәрәҗә Дипломга һәм чемпион исеменә Бөгелмә муниципаль районының «Северная Нива Татарстана» ҖЧҖеннән машина белән сыер саву операторы Гөлфия Бикбулатова лаек булды.
Өлкәннәр арасында 2нче дәрәҗә Дипломга Менделеевск муниципаль районының «Смирнов Альберт Марсович» КФХсыннан машина белән сыер саву остасы-операторы Марина Клабуковага ия булды.
Өлкәннәр арасында 3нче дәрәҗә Дипломга Алексеевск муниципаль районының «Алга» ҖЧҖ хуҗалыгыннан машина белән сыер саву операторы Резеда Гыйльметдинова лаек булды.
Шулай ук яшь операторлар арасыннан җиңүчеләрне сайладылар.
1нче урын Тукай муниципаль районының “Сәйдәшев ис. АХП” ҖЧҖ хуҗалыгыннан Резидә Ибраһимовага бирелде.
2 урын Азнакай муниципаль районының «Союз Агро» хуҗалыгыннан Илгизә Вәлиевага бирелде.
3 нче урын Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы АПК» ҖЧҖ хуҗалыгыннан Галина Мавлинага бирелде.
Консультантлар арасында иң яхшылар: Илһам Ганиев (1 урын), Рәсим Бәдретдинов (2 урын), Разил Низамиев (3 урын).
Барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.