Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Аксубай районында булды.
Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә алар район кырларын карадылар һәм урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Районда гомуми чәчү мәйданы - 78,9 мең га, шулардан 44,2 мең га - сабан культуралары, 22,5 мең га - көзге культуралар.
Район башлыгы терлекчелекнең торышы турында сөйләде. Барлыгы 7879 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 3868е - сыерлар. Районда 9 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар.
Кырда механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Аксубай муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очрашу булды. Рөстәм Миңнеханов авыл халкына актив хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләрендә яхшы күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде. Район икътисадына үзләреннән зур өлеш керткән эре инвесторларны аерым билгеләп үтте. Шул ук вакытта Республика Рәисе терлекчелекне үстерергә һәм баш санын арттырырга кирәклегенә басым ясады.
"Юллар буенча, бигрәк тә авыл юллары буенча сораулар күп. Быел без финанслауны арттырдык һәм бу эшне дәвам итәчәкбез. Якындагы елларда су буенча да финанслауны арттырырга уйлыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Рәисенә кырларга пилотсыз сиптерү һәм кырларны агродроннар белән десикацияләү системаларын күрсәттеләр. Әлеге җайланмалар ярдәмендә басуларга ашламалар кертелә, үсемлекләр яклау чаралары белән эшкәртелә. Агродроннар төрле шартлар аркасында зур техника керә алмаган урыннарда эшлиләр. Мәсәлән, һава шартлары начар булганда яки юллар булмаганда. Агродроннарның төп өстенлекләре - мобильлек һәм төгәллек. Аларны кече КФХлар өчен мөстәкыйль техника буларак та, зур холдинглар өчен ярдәмче техника буларак та кулланалар.