Бүген Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының “Кыят” ААҖ базасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, шулай ук республика муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” («Россельхозцентр») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар һәм инженерлар катнашты.
Татарстан Республикасында бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 276 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары -816 мең га; техник культуралар - 643 мең га; азык культуралары - 620 мең га.
Дмитрий Яшин игътибарны вегетация чорының метеошартларына, әче туфракны известьлауга, Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ЕФГИС ЗСН) кырларны паспортлаштыруга, шулай ук урып-җыю чорында явым-төшемнәр күләменә юнәлтте.
Министр урынбасары көзге культураларны чәчү срокларын билгеләп үтте: 10 августтан 1 сентябрьгә кадәр - көзге арыш, 20 августтан 5 сентябрьгә кадәр -көзге бодай, 25 августтан 5 сентябрьгә кадәр - көзге тритикале, 5 августтан 15 августка кадәр көзге рапс чәчелергә тиеш.
Көзге культураларның өстенлекләреннән ул түбәндәгеләрне атап узды: дым белән тәэмин ителеш яхшы булган чорда вегетациянең иртә башлануы, урып-җыюны иртә төгәлләп, комбайннарның йөкләнешен киметү, ашлыкның сыйфаты югарырак булу, сабан культуралары өчен оптималь алшарт, шулай ук иминият культураларын терлек азыгы өчен куллану.
«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров үсемлекчелектә генетик ресурсларга идарә итү һәм аларны табигый-климатик зоналар буенча урнаштыру турында сөйләде.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков «Орлыкчылык» федераль дәүләт мәгълүмат системасының эше һәм кырлардагы бүгенге вәзгыять турында сөйләде. Система Россия Федерациясендә нәтиҗәле орлык базарын үстерү өчен шартлар тудыруга, үзебезнең орлык җитештерүчеләргә һәм кулланучыларга мәгълүмат бирүгә, Россиядә җитештерелә торган орлыкларның сыйфатын яхшыртуга, орлыкчылыкның норматив-хокукый базасын камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру өчен туфракны төп эшкәртүне 2 млн га чамасы мәйданда үткәрергә кирәк. Моның өчен кирәкле техника җыелмасы бар. Сезонара продуктив дымны туплау максатында чәчүлек мәйданының 50%ын тирәнтен эшкәртергә кирәк.
Шулай ук азык өчен чәчелә торган мәйданны яңа культуралар белән баету, Татарстан Республикасы шартларында көзге рапс үстерү технологияләре, көзге культураларны тукландыруны оештыру һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру, туфракны известьлау, мелиорация программалары, шулай ук корылык чорында сөрүлек җирләренең һәм бөртекле культураларның уңдырышлылыгын арттыру өчен туфракның дым белән тәэмин ителешенә идарә итүнең технологик алымнары мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Алдагы зона семинар-киңәшмәсе 22 июльдә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында узачак.