Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Апас һәм Буа муниципаль районнарында булды.
Апас муниципаль районында министр «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ составына керүче «Яратель» яңа кошчылык фабрикасы төзелешенең барышы белән танышты. Файдалануга тапшыру агымдагы елның 3 кварталында көтелә, елга 650 млн йомырка җитештерү планлаштырыла. Кошчылык фабрикасы 2,7 млн башка исәпләнгән, шуның 2 млн башы йомырка салучы тавыклар.
Сәнәгать мәйданчыгы йомырка салучы тавыклар тоту өчен 14 корпустан, логистика комплексыннан, сую цехыннан һәм тизәк эшкәртү участогыннан, шулай ук яшь чебиләр өчен 8 корпустан торачак.
Аннары министр Буа муниципаль районында көзге бодай һәм шикәр чөгендере кырларын карап чыкты, «Авангард» ҖЧҖендә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Кырларда механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм Буа муниципаль районы фермерлары белән очрашу узды. Министр авыл хезмәтчәннәренә актив хезмәтләре һәм районның агросәнәгать комплексында яхшы күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде.