«Обнимама» бренды сөт продукциясе «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында җиңү яулады

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының балалар продукциясе беренче тапкыр 2025 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсына тәкъдим ителгән иде һәм җиңүче булды. Лауреат исеменә эчә торган сөт һәм «Обнимама» брендыннан «алма-банан» тәме белән балалар эремчеге лаек булды.

Азык-төлек товарлары категориясендә «Очень важная корова» сәүдә маркасы продуктлары - караҗиләкле йомшака эремчек һәм уалып тора торган майсыз эремчек призер булдылар. Аларга I дәрәҗә дипломант статусы бирелгән.

Ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы «Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге» ФБУ базасында үткәрелә. Төбәк сыйфат комиссиясе карары буенча аның җиңүчеләре «Россиянең иң яхшы 100 товары» федераль этабына чыгарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International