Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Алексеевск районында урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар

2025 елның 20 июле, якшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районында булды һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Ул Татарстан Республикасы вице - премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Сергей Демидов белән бергә кырлар өстеннән очып узды. 

Механизаторлар белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов беренче суктырулардан соң ниндирәк уңыш көтелүе турында кызыксынды. Комбайнчылар әйтүенчә, бүген гектардан 40 центнерлап уңыш чыга.  

Республика Рәисе Алексеевск районында җитештерелә торган продукция ассортименты белән танышты, шулай ук Алексеевск аграр көллияте студентлары белән очрашты. Балалар нинди күнекмәләр алулары һәм нинди һөнәрләргә өйрәнүләре турында сөйләделәр. Сергей Демидов әйтүенчә, барлык укулар да максатчан программа буенча уза. ТР Рәисе көллият студентлары практика узачак остаханәләрне оештыру өчен биналар төзүдә ярдәм итәргә сүз бирде.

Аннары хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашу узды. Алексеевск районы башлыгы, урып-җыю эшләрен башладык һәм уңыш яхшы булырга тора, дип әйтте. Ул, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хәлләр яхшыра терлекләр саны планлы рәвештә арта, диде. Рөстәм Миңнехановка су проблемасын хәл итүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр. 

"Бүген коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы эшли. Бу өлкәдә су буенча зур эшләр башкарачакбыз", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International