Россиядә «АгроЛидер - 2025» бөтенхалык илкүләм аграр премиясе булдырылды – ул экспертлар һәм халык жюрилары катнашындагы абруйлы бүләк, ул илнең агросәнәгать комплексында күренекле казанышларны билгеләү һәм яңа исемнәрне ачу өчен үткәрелә. Проектның инициаторлары һәм оештыручылары - Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты ярдәмендә Халыкара агробизнес мәктәбе һәм СД Групп медиахолдингы.
«АгроЛидер» илкүләм аграр премиясе беренче тапкыр үткәрелә һәм бүләкләүнең берьюлы өч форматын берләштерә — эксперт, халык һәм махсус бүләкләр, - ди премияне оештыручы Сергей Профатилов. - Инициатива алдынгы тармак ассоциацияләре тарафыннан киң хуплау тапты. Без аграр өлкәдә зур казанышлар күрсәтергә мөмкинлек бирә торган механизм булдырырга омтылабыз. Бу премия мөһим вакыйга булачак, әгәр син югары дәрәҗәдә бизнес алып баруыңны күрсәтәсең икән, сине, һичшиксез, күрәчәкләр, синең турында сөйләячәкләр».
«АгроЛидер — 2025» илкүләм аграр премиясенең максаты - авыл хуҗалыгында зур казанышларны, үсемлекчелектә, терлекчелектә һәм катнаш юнәлешләрдә иң яхшы тәҗрибәләрне билгеләп үтү генә түгел, ә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән агросәнәгать комплексының барлык тармакларын үстерүгә көн саен үз өлешләрен кертүче геройлар турында да сөйләү. Премия географиясе Россиянең барлык төбәкләрен колачлый. Гаризалар кабул итү http://agrolider.su/ сайтында 2025 елның 31 октябренә кадәр барачак. Катнашу бушлай.
Премиянең эксперт советына аграр тармакның әйдәп баручы белгечләре керде, болар: фәнни җәмәгатьчелек, дәүләт хакимияте органнары, профильле ассоциацияләр һәм авыл хуҗалыгының уңышлы практиклар вәкилләре, алар арасында: «Прогресс» сәнәгатьчеләр берлеге, «Росагролизинг» АҖ, «Халык фермеры» ассоциациясе, Россия авыл яшьләре берлеге, Россия Сөт берлеге, «Союзкрахмал» ассоциациясе, Илкүләм селекционерлар һәм орлыкчылар берлеге (НССИС), Органик игенчелек берлеге, РОСПиК һ.б.лар. номинацияләрнең бер өлеше беренче тапкыр халык тавыш бирүе аша үз җиңүчеләрен табачак.
“Безгә өчен аграрийларның үзләренә карата хөрмәт һәм бәяләү булуны белүләре мөһим, - ди премияне оештыручы Ольга Мазанова. - «АгроЛидер» премиясе — аларга игътибар итү, аларны тану һәм аларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге ул».
“Хәзер авыл территорияләре мөһим этап кичерә: җирле җитештерү, импортны алыштыру, экологик чисталык, кече хуҗалыкларны үстерү белән кызыксыну арта. Әмма иң мөһиме - без аңлыйбыз, көчле кешеләрдән башка авыл күтәрелмәячәк. «АгроЛидер» премиясе бүген авылның киләчәген булдыручыларны - җәмгыятькә авылның әле яшәвен, динамикада булуын, үсүен күрсәтүчеләрне аерып күрсәтергә ярдәм итә”, - дип аңлата премиянең эксперт жюрисы президиумы әгъзасы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, Россия авыл яшьләре берлеге лидеры Юлия Васильевна Оглоблина.
Премиянең төп вакыйгаларыннан берсе - «Авыл гимны» конкурсы булачак, анда теләгән һәркем катнаша ала. Агросәнәгать комплексы беренче мәртәбә авыл тормышының һәм авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен һәм, әлбәттә, Россия авылының мәдәни традицияләрен ассызыклаучы үз тавышын, гимнын булдырачак. Премьера 2026 елның гыйнварында җиңүчеләрне бүләкләүнең финал тантанасында булачак. Авыл гимны кысаларында шулай ук аерым номинация - Ватаныбызны яклаучыларның иҗат өлешенә бәя бирү буларак, СВОда катнашучы-башкаручыларны бүләкләү дә каралган.
“Бу бик дулкынландыргыч һәм мөһим адым. Чөнки авыл - кырлар һәм терлекчелек кенә түгел, бу барыннан да элек - кешеләр, аларның традицияләре, буыннар элемтәсе, - ди авыл гимны конкурсының жюри әгъзасы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, Россия авыл яшьләре берлеге лидеры Юлия Васильевна Оглоблина. “Авыл гимны” - авыл территорияләренә тавышны кире кайтарырга, аларның, ризык җитештереп кенә калмыйча, мәдәният, тарих, рухи киңлек булдыруларын искәртергә омтылу да ул. Бу - җиргә, туган йортка, безне тәрбияләгән бар нәрсәгә мәхәббәт белдерү ысулы да.”
«АгроЛидер - 2025» премиясенә кушылыгыз һәм Россия авыл хуҗалыгының киләчәген булдыручы бергәлекнең бер өлеше булыгыз!