11 майда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Зеленодольск һәм Югары Ослан муниципаль районнарында булдылар.
Татарстанда республика хуҗалыкларында бәрәңге утыртуның актив фазасы башланды. Агымдагы елда әлеге мөһим авыл хуҗалыгы культурасына 5576 гектар җир бирү планлаштырыла. Бу узган елга караганда 1350 гектарга күбрәк, бу исә аграрийларның бәрәңге җитештерү күләмнәрен арттырырга омтылуларын күрсәтә.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2025 елның 13-18 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисадый форумы узачак.
Ростсельмаш территориясендә Җиңү бәйрәменә багышланган техника парады узды. Колоннаның тантаналы йөреше компаниянең төп урамнары буйлап узды. Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан уздырылган зур вакыйгаларның берсе булды.
Бүген «Казан» ат спорты комплексы территориясендә «Яшел хуҗалык: язгы сезон» 27 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Җиңү көне алдыннан Татарстан Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге Үзәк кулланучылар җәмгыяте базасында Курск өлкәсенә гуманитар йөк җибәрде. Берничә көн дәвамында волонтерлар, Үзәк кулланучылар җәмгыяте һәм Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге аппараты хезмәткәрләре кирәкле товарларны җыеп, туплау белән шөгыльләнделәр.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Татарстан агросәнәгать комплексы: яшь белгечләр өчен яңа офыклар. Авылны үстерү инструменты буларак максатчан укыту” темасына матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров, КДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев, КДАУның уку эше һәм цифрлаштыру буенча проректоры Андрей Дмитриев, Азнакай политехник техникумы җитәкчесе Роберт Хөснетдинов һәм «Союз-Агро» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Гаяз Миңнехуҗин катнаштылар. Чарада катнашучылар максатчан укыту һәм аның яшь кадрлар өчен кызыклы булуы турында киңрәк итеп фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Бөек Ватан сугышы ветераннары Дилбәр Сибгатуллинаны, Хәмзә Шахминны һәм Талгат Валеевны якынлашып килүче бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады. Алар үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ветераннар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тукай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Әтнә, Арча һәм Балтач муниципаль районнарында булдылар.