Бүген Чистай районында хуҗалыклар һәм “Дәүләт сорт комиссиясе” («Госсорткомиссия») ФДБУ филиалы базасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, “Россия Авыл хуҗалыгы үзәге” («Россельхозцентр») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар, игенчелек һәм механизация буенча консультантлар катнашты.
Чара барышында урып-җыю, көзге культуралар чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм киләсе ел уңышы өчен орлык салу мәсьәләләре каралды. Шулай ук авыл хуҗалыгы культураларының 74 сорты һәм гибриды буенча бүленгән кишәрлекләре тәҗрибәләре күрсәтелде.
Татарстан Республикасында урып-җыю кампаниясе кызганнан-кыза бара, бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы 1 млн 276 мең га тәшкил итә, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары - 816 мең га; техник культуралар - 643 мең га; азык культуралары - 620 мең га.
Дмитрий Яшин билгеләп үткәнчә, урып-җыю эшләре республиканың 34 районында башланган инде. Бүгенгә 20,4 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 47,7 ц/га.
Министр урынбасары вегетация чоры метеошартларының үзенчәлекләре, әче туфракны известьлау һәм Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең бердәм федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ЕФГИС ЗСН) кырларны паспортлаштыру турында сөйләде.
«Госсорткомиссия» ФДБУ филиалы башлыгы Илгиз Гәрәев чарада катнашучыларны илебез селекциясенең яңа сортлары һәм гибридлары белән таныштырды һәм филиалның 2024 елгы эшенә йомгак ясады.
«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров үсемлекчелектә генетик ресурсларга идарә итү һәм аларны табигый-климатик зоналар буенча урнаштыру турында сөйләде.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков «Орлыкчылык» федераль дәүләт мәгълүмат системасының эше һәм кырлардагы бүгенге вәзгыять турында сөйләде.
Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру өчен туфракны төп эшкәртүне 2 млн га чамасы мәйданда үткәрергә кирәк. Моның өчен кирәкле техника җыелмасы бар. Сезонара продуктив дымны туплау максатларында чәчүлек мәйданнарын тирәнтен эшкәртергә кирәк.
Шулай ук азык өчен чәчелә торган мәйданны яңа культуралар белән баету, Татарстан Республикасы шартларында көзге рапс үстерү технологияләре, көзге культураларны тукландыруны оештыру һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру, туфракны известьлау, мелиорация программалары, шулай ук корылык чорында сөрүлек җирләренең һәм бөртекле культураларның уңдырышлылыгын арттыру өчен туфракның дым белән тәэмин ителешенә идарә итүнең технологик алымнары мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Алдагы зона семинар-киңәшмәсе 24 июльдә министр Марат Җәббаров катнашында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында узачак.