Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрдән оешмаларның перспективалы кадрларга ихтыяҗын ачыклауга юнәлдерелгән бөтенроссия сораштыруын үткәрә. Әлеге сораштыру хезмәт һәм мәгариф базары өлкәсендә дәүләт сәясәтен булдыру өчен төп инструмент булып тора, ул кадрлар белән тәэмин итү өлкәсендә фаразлар ясау һәм нигезле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Төркия делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Дмитрий Яшин, «РАЦИН» АҖенең коммерция директоры Айдар Зарипов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков һәм «Ак Барс» ХК АҖенең коммерция директоры урынбасары Иван Коробов катнашты.
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Таллы Бүләк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы базасында машина белән сыер саву операторлары һәм технологлары арасында мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча конкурс узды.
Быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтүче Роскачество ел саен үткәрелә торган «Сыйфат лидеры» конкурсы башлану турында игълан итә, ул төрле тармакларда сыйфат белән идарә итүнең уңышлы практикаларын гамәлгә кертүче профессионалларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Конкурс тәҗрибә алмашу, кадрлар резервын үстерү һәм Россиядә продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртырга омтылучы профессионаллар бергәлеген булдыру өчен төп мәйданчык булып тора.
Татарстанда хуҗалыклар терлекләр өчен азык әзерләүгә керештеләр. 26 майга авыл хезмәтчәннәре, көзге культураларны, аерым алганда, көзге арышны кулланып, 10 мең тоннадан артык сенаж әзерләгәннәр. Республиканың алты районында – Әгерҗе, Алабуга, Кайбыч, Лениногорск, Минзәлә һәм Мөслим районнарында көзге арышны терлек азыгына салу өчен чаптыралар. Азнакай һәм Чүпрәле районнары игенчеләре күпьеллык үләннәрдән сенаж әзерли башладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Ютазы муниципаль районнары башлыклары, районнарның авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХлар, кооперативлар башлыклары катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Буа муниципаль районында булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кайбыч районында булды. Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Республика Рәисе кырлардагы вәзгыять белән таныштылар.
"Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты" АҖ 2024 елга йомгаклар ясады. Предприятиенең барлык җитештерү мәйданчыкларында – Зеленодольскида, Чистайда һәм Буада – бер ел эчендә 250 мең тоннадан артык чимал сөте эшкәртелгән. Көнгә 683 тоннадан артык сөт эшкәртелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында терлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.