Министрлыкта терлекчелек буенча 7 айлык эшкә йомгаклар ясадылар

2025 елның 15 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча агымдагы елның 7 аена йомгаклар ясадылар, киңәшмә министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә узды. Анда муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов сөйләвенчә, 7 айда республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 млн 92 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, бу 24 елга карата 5%ка күбрәк. Бер сыердан уртача 5 мең 173 кг сөт савылган, узган елга караганда 7% артым күзәтелә. 245 мең тонна ит җитештерелгән, узган елга карата - 102%. Мөгезле эре терлек һәм дуңгыз ите җитештерү буенча уңай динамика күзәтелә. Артым - 2% һәм 6%. Кош ите җитештерү узган ел дәрәҗәсендә.

Дуңгызлар, сарыклар һәм кәҗәләр саны буенча динамика уңай. Узган ел белән чагыштырганда дуңгызлар саны - 21 мең башка, сарыклар һәм кәҗәләр 3 мең башка, ягъни 5%ка һәм 6% ка арткан.

18 муниципаль районда сыерлар саны 2024 елга караганда арткан. Әтнә, Мамадыш, Кайбыч, Әлки, Зеленодольск һәм Саба муниципаль районнарында сыерларның баш санын арта.

Республикада дуңгызлар башлыча 6 эре дуңгызчылык комплексында тупланган. Агымдагы елның 1 августына аларда 477 мең баштан артык дуңгыз тотыла, 2024 елдагыдан 21 мең башка күбрәк. Иң күп артым Камский Беконда, Авангардта һәм Феникста. 

Аннары Сирень Нигъмәтҗанов игътибарны сөт җитештерүгә юнәлтте. Планга һәм 2023 елга карата иң зур үсеш Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Зеленодольск һәм Кайбыч районнарында күзәтелә. Шулай ук Минзәлә һәм Балтач районнарында да үсеш темплары югары.

Аннары нотык белән нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул бозаулар үрчетү һәм сөт җитештерү буенча лидерлар өчлегенә кергән Кукмара (12767 баш), Балтач (12585 баш), Әтнә (10121 баш) районнарын мисал итеп китерде. Районнар хуҗалыклары терлекләрне үрчетү мәсьәләләрен уңышлы хәл итәләр, максатчан рәвештә таналар әзерлиләр, селекция-нәсел эшен актив алып баралар. 

Минзәлә, Кайбыч, Лениногорск, Әгерҗе районнарында да бозаулар күбрәк туган. Бозауларның артуы нигездә таналар үстерү һәм үзләрендәге үрчем исәбенә булган.

"7 айга йомгаклар буенча 152 234 мең баш бозау туган, бу узган ел белән чагыштырганда 99% тәшкил итә. 604 488 мең баш дуңгыз баласы алынган, бу узган ел белән чагыштырганда 105% тәшкил итә. 2,7 мең баш колын туган, узган елга карата 107%", - дип билгеләп үтте ул.

Дамир Миңнебаев шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр үрчетү вәзгыятенә тукталды. 2025 елның 1 августына 53,8 мең сыер орлыкландырылган. Ясалма орлыкландыру 61% тәшкил итә, бу узган елга караганда 4%ка күбрәк. 

Киңәшмә барышында шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә кую мәсьәләләре турында да фикер алыштылар

Киңәшмә азагында Гөлүс Баязитов 2025 елга терлекчелек тармаклары буенча юл карталары күрсәткечләренең үтәлешен һәм сөт, йомырка, кош ите, дуңгыз һәм мөгезле эре терлек ите җитештерү буенча хисаплылыкны тулыландыруны аерым контрольгә алу кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International