Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнарында урып-җыю кампаниясенең барышы белән таныштылар

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән берничә муниципаль районда булды. Сәфәр барышында ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты, атчылык фермасында һәм «Юрьев мәгарәсе» («Юрьевская пещера») туристлык объектында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Иң башта Кама Тамагы муниципаль районына килделәр. Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров биредә «Юрьев мәгарәсе» сәфәр-үзәгендә булдылар. Бу туристлык объекты 2023 елда Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында төзелгән, 2024 елның июнендә ачылган. Сәфәр-үзәктә мәгарәләр һәм штольнялар буйлап гид-йөртүче белән экскурсиягә заказ бирергә мөмкин, кафе эшли, туристлык җайланмалары прокаты бар, туристлар өчен танып-белү лекцияләре каралган.

Рөстәм Миңнехановка Кама Тамагы районына килүче туристларны җәлеп итү нокталарын күрсәттеләр. Болар - Юрьев мәгарәсе, гипс штольнялар, Лобач тавы, Идел һәм Кама елгалары кушылган урын. Туристлык сервислары объектлары арасында – эко-отель, глэмпинг, балык тоту базасы һәм башкалар.

Биредә «Идел сукмагы» да уза - җәяү йөрү өчен махсус оештырылган түгәрәк маршрут. Проект 2020 елда Стратегик инициативалар агентлыгы конкурсында җиңде. База туристлык инфраструктурасы 2021-2024 елларда Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы исәбенә, шулай ук шәхси һәм федераль инвестицияләр ярдәмендә булдырылган. Проект экосистеманы саклауга һәм туризм өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән, капиталь булмаган база инфраструктурасын булдыруга, килүчеләрне экологик агартуга һәм туристлар агымын төрле туристик объектларга бүлүгә басым ясала. Эшне Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының Табигый территорияләр дирекциясе җитәкли.

Аннары район активы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашу узды. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов кырларда урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, урып-җыю яхшы темплар белән бара, бөртеклеләрне җыю тәмамлангач, майлы культураларны җыясы була. "Һава торышы уңышны җыеп алырга тоткарламас дип өметләнәбез, - диде ул. - Эшләр шулай барса, якынча 25 августка төгәлләргә уйлыйбыз. Әлегә бик җайлы бара".

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, республикада 2 млн 215 мең тонна ашлык суктырылган инде. Тулаем республика буенча бөртеклеләр мәйданының 42%ы җыелган, уртача уңдырышлылык - 42,5 ц/га.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Кама Тамагы районында бөртеклеләрне җыялар, шулай ук туфракны да эшкәртәләр, чәчүгә дә әзерлек бара.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Кама Тамагы районы яхшы туристик потенциалга ия һәм аны үстерү мөһим, дип ассызыклады. "Район туристларны җәлеп итү ягыннан бик отышлы урнашкан.  Моны үстерергә кирәк, кыргый туризмнан цивилизацияле туристик маршрутларны үстерүгә күчәргә вакыт", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов, бүген мөһим бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, дип искәртеп узды һәм безнең сугыштагыларга ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде.

Район активы белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне аерым билгеләп үтте: катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, республикада инфраструктураны үстерүгә бәйле барлык программалар да дәвам итәчәк, шул исәптән бу юл челтәренә, сыйфатлы су белән тәэмин итүгә кагыла торганнар һ.б.лар. Ул шулай ук, бүгенге көндә хакимиятнең таянычы - авыл җирлекләре җитәкчеләре, кешеләр белән турыдан-туры эшләүчеләр, дип ассызыклады. “Безнең таяныч - җирлек җитәкчеләре”, - диде Татарстан Рәисе.

Шулай ук районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре товарларының күргәзмәсе дә оештырылган иде – биредә «Император питомнигы» (декоратив үсемлекләр үсентеләре), «Август» агрофирмасы продукциясе, җирле умартачылардан бал, «Красный восток» агрохолдингының һәм башкаларның продукциясе күрсәтелде.

Кама Тамагы районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән йөрүче затлар атчылык фермасында – «Нуриев Р.Ф.» КФХ крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.

Аннары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районына юл тотты.

Бакырчы авылы янындагы кырда механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров районның урып-җыюда уңышка ирешкән алдынгы комбайнчыларын бүләкләделәр. 

Урып-җыю кампаниясенең барышы турында тулырак Рәмис Сафиуллов сөйләде. Бүгенгә игенчеләр 18,6 мең га (планнан 44%) мәйданда уңыш җыйганнар. Уңдырышлылык - 58 ц/га. Кырларда 120 комбайн эшли, һәркөнне амбарга 4,5 мең тонна ашлык керә. Һава торышы уңай торса, урып-җыюны 30 августка төгәлләргә уйлыйлар.

Игенчеләр шулай ук көзге культуралар чәчүгә дә керешкәннәр инде. Орлыклар, ягулык-майлау материаллары белән барлык хуҗалыклар да тәэмин ителгән, 30дан артык чәчүлек комплексы әәерләнгән.  Якындагы планда – шикәр чөгендерен җыю. Быел аны 8,7 мең га мәйданда җыеп алырга кирәк була. Уңышка өметләр зурдан: 500 мең тоннадан артык татлы тамыр җыю планлаштырыла.  

Тәтеш районы хуҗалыкларында 11,4 мең баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 3,8 мең баш сыер. Беренче яртыеллыкта 13,3 мең тонна сөт җитештерелгән.  

Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләренә эшне яхшы оештырулары өчен рәхмәт белдерде. «Тәтеш районы – нәтиҗәле эшләү һәм хезмәтнең оешканлыгы ягыннан үрнәк. Сез бөртеклеләрне җыю буенча да, шулай ук тулаем агросәнәгать комплексын үстерү буенча да яхшы күрсәткечләр бирәсез. Бүгенгә төп бурыч – уңышны сыйфатлы һәм оператив җыеп алу. Бер үк вакытта көзге чәчү дә башлана. Барыгызга да уңышлар телим!», - диде Республика Рәисе.  

Аннары ул җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышты.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International