Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Лаеш районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов йөрде.
Сәфәр кысаларында республика Рәисе һәм Ленар Гарипов «Нармонка» агрофирмасында булдылар, анда яшелчәләр үстерү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру белән таныштылар. Проект сугарулы җирләрне 1700 гектарга кадәр арттыруны күздә тота. Ел саен кимендә 60 мең тонна бәрәңге һәм ачык грунтта яшелчәләр үстерү, шул ук вакытта 55 мең тонна продукция саклауны оештыру планлаштырыла. Бу 26 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, инвестпроект берничә этапта гамәлгә ашырыла. Бүгенгә сугарулы җирләр мәйданы 270 гектардан 1 мең гектарга кадәр арттырылган. Дистәләгән техника, шул исәптән су сиптерү машиналары сатып алынган. Шулай ук бәрәңгене һәм яшелчәләрне кабул итү һәм җибәрү цехы, үлчәү пункты һәм 4 мең тоннага исәпләнгән бәрәңге саклагыч файдалануга тапшырылган. Быел агрофирма кимендә 20 мең тонна бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре алуны планлаштыра. Проект буенча эшләр дәвам итә.
Шунда ук Татарстан Рәисе Лаеш районы аграрийлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Илдус Зарипов бүгенге көндә урып-җыю кампаниясенең экваторга якынлашуын хәбәр итте. 35,5 мең тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык - 37 ц/га. Шулай ук рапс та җыела - барлык мәйданның 67%ы җыелган. Игенчеләр көзге культуралар чәчүгә керешергә торалар.
Районда 4,1 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 1,5 меңе - савым сыерлары. Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тагын да активрак үстерергә кирәклегенә игътибар юнәлтте. "Халык белән эшләргә, кооперативларны үстерергә, азык белән тәэмин итү өчен азык үзәге булдырырга кирәк. Бу сораулар өстендә эшләргә кирәк. Шәхси хуҗалыкларга булышырга кирәк. Сездә авыл хуҗалыгын үстерү өчен мөмкинлекләр зур, сезнең янәшәдә - зур базар - Казан", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Лаеш районында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүләре һәм махсус хәрби операция (СВО) зонасына кирәкле әйберләрне җыеп җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә булышуның мөһимлеген билгеләп үтте.