Татарстан Рәисе Балык Бистәсе районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2025 елның 15 августы, җомга

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Балык Бистәсе районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов йөрде.

Шеланка авылы янындагы кырда урып-җыю эшләренә җәлеп ителгән механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм район активы белән очрашу узды. Район башлыгы Радик Исламов хәбәр итүенчә, игенчеләр барлык мәйданның 50%ын - 15,5 мең га мәйданны җыеп алганнар. Ашлык амбарына 58,2 мең тонна ашлык кергән. Яңа уңыш бер гектардан уртача 38 центнерга кадәр чыга. Иң яхшы уңыш көзге бодайдан алына - гектардан 45 центнердан артык. Шулай ук 7356 га май культураларын җыясы була, иң күп мәйдан көнбагыш һәм рапска бүленгән.

Районда барлыгы 10,1 мең баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 2,3 мең баш сыер. Гыйнвардан июльгә кадәр районда 9,2 мең тонна сөт җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов көзге культураларны вакытында һәм сыйфатлы орлыклар чәчүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Балык Бистәсе районында көзге чәчү 10,2 мең га мәйданда планлаштырылган. Орлыклар, ягулык-майлау материаллары тиешле күләмдә әзерләнгән, барлык кирәкле техника әзер.

Республика Рәисе хуҗалыклар җитәкчеләренә оешкан төстә һәм бергәләп башкарыла торган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул, республикада гамәлгә ашырыла торган барлык дәүләт программалары алга таба да эшләячәк, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов шулай ук махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә булышуның мөһимлегенә игътибар юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International