Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен Кытайга экспортлау 6,5%ка арткан

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Татарстаннан Кытай Халык Республикасына ашлык җибәрү күләме елдан-ел арта. Узган елның беренче 6 аенда авыл хуҗалыгы продукциясе экспортының гомуми күләменнән Кытай Халык Республикасы өлешенә 7%ы туры килсә, быел – 13,5%, ягъни үсеш 6,5% булган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнулов, «РОСТКИ: Россия һәм Кытай-үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумына багышланган брифингта Кытай Халык Республикасы Татарстан Республикасы өчен агросәнәгать комплексы өлкәсендә стратегик партнер булып тора, дип билгеләп үттте. Республикалар арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсә. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.

2024 ел йомгаклары буенча Кытай Халык Республикасына 41 млн доллар күләмендә Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе экспортланган. Узган елның беренче яртыеллыгында Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Кытайга 3,8 мең тоннадан артык ашлык (арпа), 65 тонна бодай оны, 5,1 мең тоннадан артык үсемлек мае озатканнар. Ә быел 6 ай йомгаклары буенча Кытайга 2,7 мең тонна солы, 9,5 мең тонна үсемлек мае, 195 тонна он җибәргәннәр. 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасыннан экспортка җибәрүдә иң зур өлешне солы һәм борчак алып тора.

Моннан тыш, быел Кытай Халык Республикасына җибәрелә торган продукция линейкасы киңәйде. Әгәр узган елның гыйнвар-июнь айларында бу илгә арпа һәм он гына җибәргән булсалар, быел аларга майлы һәм кузаклы культуралар өстәлде, алар узган елга караганда яхшы динамика күрсәтә. Мәсәлән, экспортка 3,5 мең тоннадан артык азык-төлек борчагы, 0,4 мең тонна рапс һәм көнбагыш орлыгы, 2 мең тоннага якын җитен киткән. Шулай ук чөгендер эшкәртү продукциясе – чөгендер түбе (5,2 мең тоннадан артык) экспортланган. Он җибәрү өч тапкырга арткан, үсемлек мае - 88%ка диярлек.

2025 елның 18-19 августында Казанда узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумында ике сессия авыл хуҗалыгына багышланачак. Беренчесе: «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә партнерлык: Россия - Кытай перспективалары» темасына (оештыручысы - Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы) - 19 августта 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр булачак. Сессиядә АПК продукциясе белән үзара сәүдә итү, экспорт перспективалары һәм Россия экспортерларының уңышлы кейслары турында фикер алышачаклар.

Шулай ук эшлекле программа кысаларында тагын бер сессия узачак: «Экспортка юнәлтелгән компанияләрне Кытай Халык Республикасы базарына чыгару» темасына (оештыручысы - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы) - 19 августта 13:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр. Биредә экспертлар базар таләпләре, логистика, сертификация һәм дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышачак. Катнашучылар практик тәкъдимнәр алачаклар, уңышлы кейслар белән танышачаклар һәм Министрлык вәкилләренә һәм экспортерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачаклар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International