Лениногорск муниципаль районы Югары Каран авылының «Алмакай» ат йортында «Татар аты» II бөтенроссия фестивале узды, анда Казахстан, Дагыстан, Башкортстан республикаларыннан ат үрчетүчеләр һәм кунаклар җыелган иде. Чара «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының «Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Анда Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясенең атчылык бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Фестиваль «Алмакай» ат йортына нигез салучы Фәрит Нәбиуллин инициативасы белән оештырылды.
Фестиваль кунаклары атлар рингы, тамашалы ярышлар һәм "Аударыш", "Улак – Күк бүре", "Тәңкә алу", "Мәргән укчы", "Тай тулак" кебек традицион ярышлардан ләззәт алдылар.
Фестиваль кунакларга күңел күтәренкелеге бирде, иң яхшы ат токымнары белән таныштырды һәм чын татарча кунак итү рухын яңартты. Шулай ук үзешчән артистлар чыгышлары булды, халык кәсепләре ярминкәсе, утлы күмер өстендә коймак пешерү буенча осталык класслары эшләде.
Теләге булганнар аркан тарту, камыр батыр кебек һәм башка халык уеннарында катнаштылар.
“Татар аты” II бөтенроссия фестивалендә җиңүчеләр түбәндәгеләр:
“Улак – Кук буре” уенында:
1 урын: Башкортостан Республикасы
2 урын: Татарстан Республикасы
3 урын: Нугай җыелма командасы
“Тәңкә алу” уенында:
1 урын: Жакишов Бердигали
2 урын: Асанов Шынгысхан
3 урын: Галиуллин Нияз
“Тай тулак” уенында:
1 урын: Казахстан Республикасы
2 урын: Башкортостан Республикасы
3 урын: Башкортостан Республикасы
“Мәргән-укчы” уенында (ат хәрәкәттә булганда):
1 урын: Морозова Софья,
2 урын: Ишбердин Аскар
3 урын: Андрей Морозов
“Мәргән-укчы” уенында (ат өстендә баскан килеш):
1 урын Сагынбаев Арман
2 урын: Ишбердин Аскар
3 урын: Раушания Сабитова
3 яшьлек татар токымлы атларда чабышлар:
1 урын: Насыйбуллин Илнур
2 урын: Вафин Илнур
3 урын: Бизякина Елена
2 яшьлек татар токымлы атларда чабышлар:
1 урын: Галәветдинов Булат
2 урын: Вафин Илнур
3 урын: Әхмәтвәлиев Айбулат
“Аударыш”, команда зачеты:
1 урын: Казахстан Республикасы Актүбә шәһәре
2 урын: Лениногорск районы
3 урын: Бөгелмә районы
“Аударыш”, 80 кг-га кадәр яшүсмерләр:
1 урын: Хәйруллин Айдан ( Бөгелмә районы)
2 урын: Отепов Нурсолтан ( Казахстан, Уральск шәһәре)
3 урын: Сәгыйдулло Касыймхан ( Казахстан, Уральск шәһәре)
“Аударыш”, 60 кг-га кадәр ир-атлар:
1 урын: Сергазин Азамат (Казахстан, Актүбә шәһәре)
2 урын: Садыйков Зафарбек (Самара шәһәре)
3 урын: Камалтдинов Алмаз (Бөгелмә районы)
“Аударыш”, 70 кг-га кадәр:
1 урын: Суранбәк улы Кубанычбәк (Бөгелмә районы)
2 урын: Нәбиуллин Самад (Лениногорск районы)
3 урын: Ишкулов Гадел (Башкортстан, Әбҗәлил районы)
“Аударыш”, 80 кг-га кадәр:
1 урын: Ержанов Шынгысхан (Казахстан, Актүбә)
2 урын: Елманбәтов Ялет (Нугай районы, Дагыстан)
3 урын: Сәхапов Арслан (Лениногорск районы)
“Аударыш”, 90 кг-га кадәр:
1 урын: Сангызбай Фәрхәт (Казахстан, Актүбә шәһәре)
2 урын: Абдуллин Илнар (Азнакай районы)
3 урын: Яунбаев Галим (Башкортстан, Әбҗәлил районы)
“Аударыш”, 100 кг-га кадәр:
1 урын: Жакишев Бердигали (Казахстан, Актүбә шәһәре)
2 урын: Садыйков Илмир (Башкортстан, Әлшәй районы)
3 урын: Әхмәтов Магжан (Казахстан, Актүбә шәһәре)
“Аударыш”, 100 килограммнан артык ир-атлар:
1 урын: Хәйбриев Динар (Лениногорск районы)
2 урын: Кайырҗанов Толеби (Казахстан, Уральск шәһәре)
3 урын: Сагынбаев Арман (Казахстан, Актүбә шәһәре)
Фото: Лениногорск муниципаль районы матбугат хезмәте
«Гаилә» илкүләм проекты — Россия милли проектларының берсе, ул 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлады һәм 2030 елга кадәр дәвам итәчәк. «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты - гаилә институтын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү һәм барлык буыннарның үсеше һәм ялы өчен уңайлы шартлар тудыру ул.