«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында агымдагы елда бөртеклеләр өчен яңа экспорт юнәлешләре, перспективалы сату базарлары, яңа уңыш бодаена сыйфат характеристикалары, шулай ук бодайга дәүләт мониторингы бурычлары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы, ашлыкны һәм аның эшләнмәләрен дөньяның 13 иленә, шул исәптән Иранга, Төркиягә, Евразия икътисадый берлеге (ЕАЭС), БДБ дәүләтләренә, Кавказ аръягы, Кытай һәм Европага җибәреп, халыкара аграр базарда үз позицияләрен ныгытуын дәвам итә. Экспортерлар саны елдан-ел арта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанның экспорт куәте көчәя бара.
Агымдагы ел башыннан Татарстан инде 40 мең тонна ашлык экспортлаган, шул исәптән 16 мең тонна азык-төлек бодае. Ә үсемлек продукциясенең турыдан-туры экспорты 116 мең тоннадан артып киткән.
«Ашлыктан тыш, Татарстан терлек азыгы, майонез, коры сөт, туңдырма, сырлар һәм атланмай кебек терлекчелек продукциясен дә читкә чыгара», – дип хәбәр итте Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов.
Экспорт үсешенә бодайга дәүләт мониторингы үткәрү дә ярдәм итә, ул аграрийларга уңыштан аның сыйфаты турында республикада АПКның Ашлык бәяләү үзәге филиалының аккредитацияләнгән лабораториясеннән алынган белешмәләр нигезендә оптималь файдалану ысулларын билгеләргә мөмкинлек бирә.
"Бүгенгә Татарстанда 1,8 млн. тоннадан артык ашлык җыелган, шул исәптән 1,3 млн. тонна бодай. Тикшеренүләр нәтиләләреннән күренгәнчә, бодайның класслар буенча бүленеше түбәндәгечә: 3 класслы - 12%, 4 класслы – 36%, 5 класслы - 52%. Һава шартларының тискәре йогынтысына карамастан, без ел ахырына кадәр финал күрсәткечләренең яхшыруын көтәбез", - дип сөйләде филиал директоры Татьяна Менликиева.
АПКның Ашлык бәяләү үзәге белгечләре ашлыкны “Бодай. Техник шартлар» ГОСТ 9353-2016 нигезендә 19 сыйфат күрсәткеченә тикшерәләр, болар: натурага, аксым, җилем, коелу күләме, шомалыгы, дымлылык, чүплелек, бөртекле һәм зарарлы катнашмалар, йогышлану һәм пычрану. Шулай ук кандала-ташбака зарарлаган бөртекләр дә табыла.
2025 елгы уңыш ашлыгының куллану үзенчәлекләрен тикшерүләргә соңгы йомгаклар урып-җыю кампаниясе тәмамланганнан соң ясалачак.