ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында агротехнологик класслар булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Сергей Воскресенский эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Арча һәм Кайбыч муниципаль районнарында, шулай ук Казан шәһәрендә булдылар.

«АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасын филиалы игенчеләргә ашлыкны дәүләт мониторингына алдан әзерләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшен дәвам итә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, урып-җыю кампаниясе чорында бу алынган уңышның сыйфатын оператив һәм дөрес бәяләргә, шулай ук белешмәләрне дәүләт мәгълүмат системаларына төгәл кертергә мөмкинлек бирә. Ел башыннан бирле филиал вәкилләре Татарстан Республикасының 17 муниципаль районында 19 күчмә киңәшмә уздырганнар.


2
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университеты базасында «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узды.

Узган ялларда Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының Апас шәһәр тибындагы поселогында авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Апас — Арена» стадионы ачылды.


1
июнь, 2025 ел
якшәмбе

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Зеленодольск, Чистай һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүче 100дән артык баланы Балаларны яклау көне белән котлады. Алар Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатыннан сөт җыелмалары алдылар. Гомуми җыелмалар күләме 200 килограммнан артыграк.


30
май, 2025 ел
җомга

Бүген Министрлыкта министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Белоруссии делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, «РИВЦ» АҖ генераль директоры урынбасары Дамир Фатыйхов, «РИВЦ» АҖ мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина катнашты.

Министрлыкта министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә иҗтимагый советларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу узды. Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет җитәкчесе Андрей Бодин, министр урынбасары Дмитрий Яшин, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков һәм кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хуҗина катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының юбиляр-ветераннарын -Фәйрүзә Гобәйдуллинаны һәм Фәйрүзә Вәҗиеваны котладылар.


29
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда шикәр тармагы белгечләре өчен зур һөнәри вакыйга булган "Технологлар клубы-2025" технологик семинары үз эшен башлады. Чарага Россия, Беларусь, Кыргызстан һәм Казахстан шикәр заводларыннан 400гә якын катнашучы җыелды, шул исәптән заводлардан 160ка якын үз вәкилләре килде. Семинарны ачуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Дмитрий Яшин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International