Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Яңа Баулы авылы янындагы бодай кырында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Районда урып-җыю кампаниясе 33%ка төгәлләнгән. Бүгенгә игенчеләр 7,5 мең га мәйданда 21,7 мең тонна ашлык суктырганнар, уңдырышлылык гектардан 29 центнер чыга. Көзге культураларны 5,8 мең га мәйданда чәчү планлаштырыла. 2025 ел уңышы өчен гектарга 66 килограммнан артык минераль ашлама тупланган.
Марат Җәббаров терлекчелектәге уңай динамиканы билгеләп үтте. Хәзер хуҗалыкларда 9,7 мең мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 2,4 мең баш сыер. Гыйнвардан июльгә кадәр 8,6 мең тонна сөт җитештерелгән - үсеш 7%. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районның грант программаларында актив катнашуын ассызыклап үтте. Узган ел азык үзәге төзегәннәр. Үсеш нокталарының берсе буларак, министр шәхси ярдәмче хуҗалыкларны активрак үсүен атады.
Рөстәм Миңнеханов баулыларга, махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашучыларга гуманитар ярдәм оештырып, СВО зонасына җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде. Хәрбиләрнең гаиләләренә алга таба ярдәм күрсәтү өстенлекле юнәлеш булырга тиеш, диде ул.
Урак өстенең кызган чагы, әмма соңгы яңгырлар эшләрне кыенлаштыра. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов һәр аяз көнне мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга өндәде.
Татарстан Рәисе, республикада дәүләт программалары дәвам итәчәк, дип ассызыклап әйтте. Ул коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча яңа юнәлеш турында да искәртеп узды. "Гомумән, сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Тотрыклы район, бердәм команда. Юлларда, су буенча сораулар бар. Бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез", - диде Республика Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән йөрүче затлар Ютазы районына килделәр.
Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин хәбәр итүенчә, кырларда көзге культуралар тулысынча җыелып беткән. Сабан культураларын җыю дәвам итә. Район буенча уртача уңдырышлылык - 37,8 ц / га.
Район башлыгы, әгәр һава шартлары уңай торса, районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сентябрьнең беренче декадасына бөртеклеләрне җыеп бетерәчәкләр һәм техник культураларны җыюга керешәчәкләр, дип ышандырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Ютазы районы эшен уңай бәяләде. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен - шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗаларын дәүләт ярдәме программаларында активрак катнашырга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов, гомумән алганда, Ютазы районы тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтә., дип билгеләп үтте. Ул барысына да урып-җыю кампаниясенең уңышлы тәмамлануын теләде һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төбәк икътисадына зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе, Ютазы районы гражданнарыннан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе автомобиль юлларының сыйфатына һәм су белән тәэмин итү проблемаларына кагыла, дип билгеләп үтте. “Вәзгыятьне контрольдә тотачакбыз һәм, бюджет төзегәндә, Ютазы районының бу ихтыяҗларын һичшиксез искә алырбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда гамәлгә ашырыла торган һәм муниципаль районнарны, шул исәптән инфраструктураны үстерүгә кагылышлы барлык программалар алга таба да эшләячәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Кунаклар шулай ук Ютазы муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.