2025 елның 15 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ВДНХда «Россия тәмнәре» IV илкүләм гастрономия фестивале мәйданчыгында булды, анда Татарстан җитештерүчеләре экспозициясе белән танышты. 14 августтан башлап 24 августка кадәр дәвам итәчәк Фестиваль Россия төбәкләренең гастрономик күптөрлелеген ачык күрсәтә.
Быел фестивальдә 77 төбәк һәм 300дән артык җитештерүче катнаша – Кола ярымутравыннан алып Кавказга кадәр, Балтикадан алып Ерак Көнчыгышка кадәр. Алар 5 меңнән артык төрдәге уникаль төбәк продуктларын күрсәтәләр.
Татарстан Республикасы төбәкнең бай кулинария традицияләрен чагылдыра торган милли продуктларның киң ассортиментын тәкъдим итә. Алар арасында – "Икмәк-кондитер комбинаты" АҖеннән традицион баллы чәк-чәк, шәхси эшкуар А.Р. Гайнетдиновадан авызда эреп китәрлек кош теле, шәхси эшкуарлар Ф.Ф. Касаев һәм А.П. Васильевтан аппетитлы баурсак, шәхси эшкуар А.А. Шәмсетдиновадан туклыклы өчпочмак, шәхси эшкуар А.Р. Сәгъдуллинадан өй токмачы, шәхси эшкуар Н.А. Богдановадан натураль «Татар кагы», “Заготовитель” кооперативыннан хуш исле татар чәе, шәхси эшкуар А.Н. Хәлиуллинадан татлы талкыш-кәләвә һәм «Татар балы» авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату кулланучылар кооперативыннан (СПССК) тәмле Татарстан балы.
Традицион ризыклардан тыш, Татарстан стендында заманча җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителгән: "КӘҮСӘР" АХҖКыннан кош һәм ат итеннән әзерләнгән ит деликатеслары, "Хеликс Групп" ҖЧҖеннән сарымсаклы майда һәм прованс үләннәрендә эшләнгән әкәм-төкәм бавыры, "Камамбер" ҖЧҖеннән затлы сырлар, шәхси эшкуарлар Ф.Ф. Касаевтан һәм А.Р. Гайнетдиновадан төрле кондитер эшләнмәләре, шәхси эшкуар М.А. Кожевниковтан "Татарский" иммун элексиры, "ЭМИЗ" ҖЧҖеннән файдалы «ЭМИЗ» виноград эчемлеге, "Аман" авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату кулланучылар кооперативыннан (СПССК) күпләр ярата торган куертылган сөт - Кукмара һәм шәхси эшкуар А.А. Шәмсетдиновадан бал белән эшләнгән Татар кара шоколады.
“Россия тәмнәре” - Татарстан җитештерүчеләре өчен үз продукциясен федераль дәрәҗәдә күрсәтү, яңа партнерлар табу һәм сату базарларын киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Без республикабызның бай традицияләре белән горурланабыз һәм аларны фестиваль кунаклары белән уртаклашырга шатбыз», – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Фестиваль кысаларында шулай ук Россия халыклары мәдәни мирасының күптөрлелеген һәм аның заманча яңгырашын ача торган бай мәдәни-күңел ачу программасы да була. Кунакларны мастер-класслар, кулинария шоулары, артистлар чыгышлары һәм башкалар көтә.
Фестивальдә шулай ук беренче мәртәбә «Мин Агрога» АПК һөнәрләре Шәһәре җәелдерелгән. Биредә балалар тармактагы заманча технологияләр турында белә алалар: агродроннар белән идарә итәргә өйрәнәләр, ветеринар булып карыйлар, тәҗрибә юлы белән сөтнең сыйфатын тикшерәләр һәм үзләре өчен баланслы туклану рационын сайлыйлар