Татарстанда африка дуңгыз чумасына каршы алгоритм эшләнде

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Бөгелмә муниципаль районында дуңгызларда африка чумасы чыганагын бетерү буенча Төбәкара команда-штаб укуларын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Укуларда шулай ук Оренбург өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Пермь крае ветеринария хезмәтләре вәкилләре, Татарстан Республикасының территориаль федераль органнары һәм профильле ведомстволары вәкилләре катнашты. Программа ике: теоретик һәм практик өлешләрдән торды.

Чараның максаты - аеруча куркыныч авыру чыганагын локальләштерү һәм бетерү буенча чаралар комплексын үткәргәндә уртак гамәлләр башкаруга, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлеккә әзерлекне тикшерү.

"Бүген үткәрелә торган укулар аеруча әһәмиятле, чөнки Татарстан Россия төбәкләре арасында терлекчелек һәм гомумән агросәнәгать комплексы өлкәсендә алдынгы урыннарны тота. Безнең республика терлекчелек продукциясенә үз ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә. Ел саен төбәктә бик күп яңа терлекчелек комплекслары төзелә", - дип ассызыклады Гөлүс Баязитов.

Татарстан Республикасында йогышлы авырулар чыганакларын бетерү эпизоотиягә каршы җыелма отряд көче белән башкарыла. Отряд гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең 2020 елның 21 гыйнварындагы күрсәтмәсе буенча төзелгән. Әлеге күрсәтмә нигезендә эпизоотиягә каршы отрядлар республиканың һәр муниципаль районында төзелде.

Чарада катнашучыларның барысы да гадәттән тыш хәл килеп чыкканда республика отряды гамәлләренең механизмы буенча күрсәтмә мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International