Аксубай районы белән танышу Ильяс Сөләйманов крестьян-фермер хуҗалыгыннан башланды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров район башлыгы Камил Гыйльманов белән бергә фермер хуҗалыгын карады, терлекчелектәге эш нәтиҗәләрен, терлек азыгы белән тәэмин итү, продукцияне сату мәсьәләләрен өйрәнде. 2020 елда фермер хуҗалыгы «Гаилә терлекчелек фермасын үстерү» проекты буенча 150 баш савым сыерга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала һәм роботлаштырылган ферма ачарга уйлый.
Роза Нуруллина: «Авылда яшьләр өчен мөмкинлекләр юк, перспективалар юк, дигәнне еш ишетергә туры килә. Әмма мин шуны аңладым, бары тик районда, үз авылымда гына мин эшемдә уңышларга ирешә алдым, хәтта хыялымны да тормышка ашырдым!».
Азнакай, Буа һәм Лаеш районнары хуҗалыкларында бу принцип буенча 1000 тоннадан артык яссылатылган ашлык әзерләнгән инде. Якын арада бу эш Апас районында да башланачак.
Татарстанда агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә игеннәрне урып-җыюга һәм киләсе ел уңышы өчен туфракны төп эшкәртүгә әзерлекнең торышы буенча тикшерү бара.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Республиканың үз талантлары:Яшьләр/проектлар/тарих» проекты кысаларында агросәнәгать тармагында үз юлларын тапкан кешеләр турында сөйләвен дәвам итә.
Сәламәт туклану - Кешенең нормаль яшәеш нигезе һәм хәтта гомер озынлыгын арттыруның иң дөрес ысулларының берсе. Шуңа күрә кешеләр күбрәк үзләрен табигый, экологик чиста продуктлар белән тәэмин итәргә омтыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Сәламәт булыйк» проекты кысаларында Татарстанда тәмле һәм натураль продукция үстерүче аеруча кызыклы фермерлар турында сөйли.
15 июль көнне Тәтеш районында "Агросоюз" ҖЧҖ хуҗалыгы базасында машина белән сыер саву операторларының район конкурсы узды. Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев, район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте. Гамәлгә кертелгән 2014 елдан башлап, илебезнең барлык төбәкләреннән конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайта алачак, аның срогы 2020 елда чыга. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко сүзләренә караганда, бу коронавирус таралу фонында тармакка ярдәм итү чараларының берсе булачак.
Чистай районы хуҗалыкларында техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр.