Татарстанннан мәктәп укучылары “АгроНТИ-2020” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы лауреатлары булдылар

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2 нче этабы тәмамланды, ул Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән узды. Конкурс республиканың түбәндәге 14 районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 6-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде: Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас һәм Чистай.

 Ике көн буена укучылар уку-демонстрацион мәйданчыкларда, компьютер классларында һәм университет лабораторияләрендә АгроКоптерлар, АгроРоботлар, АгроКосмос һәм АгроМетео юнәлешләре буенча интенсив эш алып бардылар.

Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне һәм роботлаштыруны гамәлгә кертү, пилотсыз очкычларны, космик һәм метеотехнологияләрне куллану буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде. Алар - республиканың авыл гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 20 укучы. Алар арасында – Лаеш районыннан - «АгроКоптерлар» Алмаз Сәхәбиев һәм «АгроРоботлар» Аделина Сабирова, Спас районыннан «АгроКоптерлар»  Захар Ильичев.  

Мәсәлән, Алмаз Сәхәбиев авыл хуҗалыгындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен пилотсыз очкычлар күрсәтте. Аделина Сабированы АгроРоботлар темасы кызыксындырды. Ә Захар Ильичев КвадроКоптер эшен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International