Татарстан предприятиеләре «Агросалон» күргәзмәсендә катнашалар

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Мәскәү шәһәрендә «Агросалон» халыкара махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә булды. «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылган күргәзмәдә Татарстан компанияләре катнаша.

“Казансельмаш” ҖЧҖ халыкара күргәзмәдә ОС-4000М һәм ОС-2500М үзйөрешле сиптергечләрне күрсәтә.

Bellota запас частьләр (туфрак эшкәртү, чәчү һәм җыю өчен детальләр җитештерүче испан компаниясе), MWS (авыл хуҗалыгы техникасы өчен пычаклар, ике бармакча һәм сегментлар җитештерүче немец компаниясе) һәм GASPARDO (туфрак эшкәртү, сиптерү, чәчү һәм культивацияләү өчен билгеләнгән иң эре авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерүче итальян компаниясе) стендларын «Сабагро» компаниясе тәкъдим итә.

Авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмаларының «Агросалон» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе - тармакның яңа казанышларын һәм эшләнмәләрен тәкъдир итү, эшлекле очрашулар һәм һөнәри аралашу мәйданы ул.

Авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары күргәзмәсенә килүчеләр яңа техника сайларга һәм аны сатып алуны планлаштырырга киләләр, ә экспонентлар үз эшләнмәләрен отышлы тәкъдим итү һәм базарда аңа булган ихтыяҗны бәяләү, яңа клиентлар табу, турыдан-туры сөйләшүләр алып бару һәм отышлы контрактлар төзү мөмкинлеген алалар.

Чара 4 көн булачак, бу вакыт эчендә барлык теләүчеләр трактор һәм комбайннарның инновацион модельләре, аграр машина төзелеше өлкәсендәге заманча эшләнмәләр белән шәхсән таныша, катнашучылардан эксклюзив тәкъдимнәр ала һәм заказны мәйданчыкта ук рәсмиләштерә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International