Марат Җәббаров:“Хәләл” продукцияне экспортлау 1,5 млн доллардан артып китте

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров “Алтын көз – 2020” 22 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында “АПК продукциясен экспортлау” буенча төбәк проектларын гамәлгә ашыру: иң яхшы практикалар” дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин, Ростов өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Константин Рачаловский, Липецк өлкәсе авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Олег Долгов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров һәм Россия Федерациясе субъектларының АПК идарәсе органнары вәкилләре катнашты.

Чараны ачып, Марат Җәббаров агымдагы чорда республиканың АПК продукциясен экспортлау нәтиҗәләре һәм ел азагына кадәр булган планнар турында сөйләде.

«Бүгенге көндә экспортның гомуми күләме 201,8 млн. доллар тәшкил итә, шул исәптән 139,1 млн. - май продукциясе, 13,4 млн. - ашлык, 3,3 млн. - ит һәм сөт продукциясе, 15,6 млн. - әзер азык-төлек продукциясе һәм 30,4 млн. - АПКның башка продукциясе. Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау планнан 63,4 %ка үтәлгән - 318,3 млн. доллар. Быелгы мул уңыш аркасында без төп экспортерларны чимал белән тәэмин иттек, алар белән без даими элемтәдә торабыз», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, хәләл продукция экспортын үстерү буенча зур эш алып барыла. Хәзер "Хәләл" экспорт күләме 1,5 млн.доллар тәшкил итә, республикада җитештерелә торган хәләл продукциянең гомуми күләме 7 млрд. сумнан артып китә, бу 50дән артык җитештерүче, шул исәптән:экспортка юнәлгән 18 компания, шулардан 5 компания «Хәләл» халыкара сертификатка ия.

«РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров төбәк үзәге эшчәнлеге һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә экспортерларга ярдәм итү турында мәгълүмат бирде.

Денис Самодуров хәбәр итүенчә, АПК экспортының төп драйверлары - май продукциясе(75%) һәм Иран, Әзербайҗан һәм Төркиягә экспортлана торган бөртекле ашлык(6%).

“Республика 1,5 млн. тоннадан артык арпа җитештерә, үзебездә 400-500 мең тонна кулланыла. Без 1 млн. тоннага якын арпаны экспортлый алабыз. Бүгенге көндәге техник база Идел аша Иранга һәм Төркиягә экспортларга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта Иранга арпа экспортлауның күләме 50 меңнән 100-120 мең тоннага кадәр артуын күрәбез. 2024 елга экспорт күләмен 50 млн. долларга кадәр арттуны планлаштырабыз”, - диде Денис Самодуров.

Инвестицияләр һәм инновацияләр буенча республика агросәнәгать үзәгенең төп бурычлары - авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең тәкъдимнәр пакетын тәэмин итү, максатчан культуралар җитештерү күләмен арттыру һәм чит ил базарларына чыгу.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International