Аграр югары уку йортлары өчен авыл хуҗалыгы өлкәсендә уку-практика дәресләре уздыруга шартлар тудыру буенча проектлар сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмаларына 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә уку-практика дәресләре уздыруга шартлар тудыру өчен субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурска йомгаклар ясау турында хәбәр итә.

Грант югары белем бирүче дәүләт мәгариф оешмаларында авыл хуҗалыгы өлкәсендә уку-практика дәресләре уздыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләүнең сыйфатын арттыру өчен шартлар тудыруга бирелә.

“Ветеринария клиникасының уку-практика дәресләрен уздыру өчен бина төзү” проекты белән 6,3 млн сумлык грантка Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ия булды.

Белем бирү учреждениеләре өчен ярдәм чаралары һәм аграр югары уку йортларында максатчан белем алу мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 88004441670 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International