ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышын уздырды.

Теләче районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында язгы кыр эшләре алдынгыларын  бүләкләделәр.


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Арча сорт сынау участогы базасында «Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең уңдырышлылыгын арттыру буенча төп чаралар» темасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында семинар узды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Арча районында булды. Аның белән район башлыгы Илшат Нуриев йөрде.


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференцэлемтә режимында республиканың икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары җитәкчеләре белән очрашты.

Тукай районы укучылары җәйге каникулларны, ял итү өчен генә түгел, эшкә урнашып, үз кирәк-яракларына  бераз акча эшләү өчен дә түземсезлек белән көтеп алалар.

Быел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан дәүләт ярдәме алган 162 мөрәҗәгать итүче ит, сөт терлекчелеге юнәлешендә эшлиләр, яшелчә үстерәләр, товар балыгы үрчетәләр, ат үрчетү һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр.


18
июль, 2020 ел
шимбә

Агымдагы елның 5 аенда хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча тулаем продукция күләме 77,1 млрд. сум тәшкил итте, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 101,5%. Акчалата керем 7% ка арткан һәм 40,6 млрд. сум тәшкил итте.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә Кайбыч районы хуҗалыкларында ашлык җыю комбайннарының кырга чыгуга  әзерлегенә тикшерү уздырылды. Комиссия райондагы барлык комбайннарны карап чыкты һәм тиешле бәя бирде. Аларның техник торышына, янгын сүндерү җайланмаларына, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасына аерым игътибар бирелде.


17
июль, 2020 ел
җомга

Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПКсында күңелле мәшәкатьләр, анда Голштин токымлы сыер өч игезәк - 2 төше, 1 үгез бозау китергән. Яңа туган бозаулар сәламәт, авырлыгы нормадан 2 килограммга кимрәк, әмма алар аякка бик тиз басканнар. Бозаулаганнан соң аларның әниләре дә җиңел тернәкләнгән - бишенче көнгә сыер 40 литр сөт бирә инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International