Казан дәүләт аграр университетында «Август» АҖенең яңа уку классы ачылды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультеты базасында «Август» АҖенең үсемлекләрне яклау буенча яңа уку классын ачу тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «Август» фирмасы директоры Александр Усков, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Әлеге классны булдыру факультет студентлары һәм хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле бүләк булды. Ул заманча компьютер техникасы һәм цифрлы күрсәтмә әсбаплар белән җиһазландырылган, мәгълүмати технологияләр кулланыла.

Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Үз чыгышында ул республиканың АПК кадрларын сыйфатлы әзерләү өчен мондый класслар ачуның мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук «Август» компаниясе җитәкчелегенә университетның матди-укыту базасын ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Чыгышының ахырында ул Агробиотехнопарк базасында студентларны практик яктан әзерләүнең мөһимлеген ассызыклады һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ягыннан авыл хуҗалыгына ярдәм итү һәм кадрларны ныгыту программаларының әһәмияте һәм мөмкинлекләре турында искә төшерде.

Үз чиратында Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Август» компаниясе җитәкчелегенә университетның матди-техник базасына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа уку классыннан файдалану перспективалары турында сөйләде.

“Мондый класс булдыру үзебезнең ил бизнесы вәкилләренең кадрлар әзерләүгә, димәк, безнең илнең киләчәгенә җаваплы мөнәсәбәтенең ачык үрнәге булып тора”, - дип билгеләп үтте ул.

Аннары «Август» фирмасы АҖ директоры Александр Усков студентларга авыл хуҗалыгы хезмәтенең нинди үзгәрешләр кичерүе турында сөйләп китте. “Республика авыл хуҗалыгы физик һәм гаять авыр хезмәттән интеллектуаль һәм цифрлы технологияләргә кадәр зур үсеш юлы узды. Яхшы укыгыз, ә без хәлдән килгәнчә булышырбыз!” ,- диде ул.

Чара Казан дәүләт аграр университеты һәм «Август» фирмасы АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалау белән тәмамланды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International