Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Россельхозбанк ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча октябрь башына 1 014 кредит биргән. Аларның гомуми суммасы 2 млрд. 240 млн. сум тәшкил итә.
Татарстанда бу программаны гамәлгә ашыру буенча лидер булып Биектау районы тора, анда авыл ипотекасы буенча 99 алыш-биреш теркәлгән һәм шулай ук Арча районында алучылар күп, анда - 63. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында – 50шәр, Лаеш районында 45 алыш-биреш килешүе теркәлгән.
Программа илнең барлык төбәкләрендә дә бик популяр булып китте - анда авыл территориясендә әзер торак сатып алырга яки яңа торак төзергә теләгән кешеләр өчен еллык 3%ка кадәр ставка буенча кредит бирүнең моңарчы булмаган шартлары күздә тотыла. Кредитны беренчеләрдән булып Россельхозбанк бирә башлады. Бүгенге көндә Программада катнашучы кредит оешмалары исемлегенә 9 банк керә.
Еллык 3% ставка белән ташламалы авыл ипотекасын алу өчен илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы гариза бирә ала. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 100 меңнән 3 млн.га кадәр күләмдә каралган, шул ук вакытта беренче кертем 10%тан башлана. Программаның мөһим шарты:сатып алына торган йорт, фатир яки җир кишәрлеге авыл территорияләрендә урнашырга тиеш.
Авыл ипотекасын алу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгендә 8 8004441670 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.