“Алтын көз-2020” Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы экспозициясе ачылды:Татарстан компанияләре нәрсә тәкъдим итте?

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

7 октябрьдә ел саен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырыла торган, үзебезнең АПКда эшлекле төп вакыйга - 22 нче «Алтын көз-2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Ачылыш тантанасында Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко һәм авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев катнашты, алар күргәзмәнең виртуаль экспозициясен карадылар һәм илнең кайбер төбәкләре агросәнәгать предприятиеләренең эш нәтиҗәләре белән таныштылар.

Быел күргәзмә онлайн форматта уза, бу чараның аудиториясен киңәйтергә һәм илебез агросәнәгать комплексының актуаль эшләнмәләре белән мөмкини кадәр күбрәк кешене таныштырырга мөмкинлек бирә. Күргәзмә экспозициясен махсус эшләнгән золотаяосень2020.рф интернет-платформасында карарга мөмкин, ул Россиянең барлык төбәкләренә, АПК продукциясен, авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын җитештерүчеләргә, химия сәнәгате предприятиеләренә һәм базарда бүтән катнашучыларына үз продукциясен күрсәтү өчен киң мөмкинлекләр ача. Цифрлы формат ярдәмендә күргәзмә тарихында беренче тапкыр анда Россия Федерациясенең барлык 85 субъекты катнаша, алар авыл хуҗалыгы үсешендә үз уңышларын һәм АПК өчен цифрлы технологияләрне күрсәтәләр. «Алтын көз»нең үзәк экспозициясе - Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы павильоны, анда төп тармак юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының виртуаль кырында Татарстан җитештерүчеләренең компанияләре тәкъдим ителде. Һәр кулланучы махсус оештырылган интернет-платформада онлайн экскурсия үткәрә һәм реаль вакыт режимында Татарстан экспонентлары турында мәгълүмат белән таныша ала.

Онлайн-күргәзмәдә төп 3 компания үз авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итә, болар: «Майский» ТК, "Казан май экстракциясе заводы" АҖ һәм «РИВЦ» АҖ.

«Майский» теплица комбинаты – ябык грунтта яшелчәләр уңышы буенча Россия лидеры булып тора – яктылык яратучы культура-кыяр - 203 кг/кв.м томат - 113 кг/кв.м, бу алдынгы Европа җитештерүчеләре дәрәҗәсенә туры килә. Предприятиенең төп бурычы - Татарстан Республикасы халкын һәм Россиянең эре сәнәгать үзәкләрен яшелчә продукциясе белән тәэмин итү.

“Казан май экстракциясе заводы” акционерлык җәмгыяте - динамик үсештәге, майлы культуралар (рапс, көнбагыш) эшкәртү буенча Россиянең алдынгы предприятиеләренең берсе. Завод «НӘФИС» компанияләре төркеменә керә, аның составына шулай ук брендлары Россиялә генә түгел, ә аннан читтә дә танылган «Нәфис Косметикс» ГАҖ, «Казан май комбинаты» ААҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ керә. Завод елга 1000 000 тоннага кадәр майлы чимал эшкәртергә һәм 450 000 тоннага кадәр май чималы эшкәртергә һәм 450 000 тоннага кадәр үсемлек мае, 380 000 тоннага кадәр шрот һәм 160 000 тоннага кадәр лузга җитештерергә сәләтле.

«Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ - республика АПКсының цифрлы һәм маркетинг эшләнмәләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча оператор. Күптән түгел компания Агрополия проектын башлап җибәрде – ул аграрчылар өчен бердәм мәгълүмати платформа. Портал бизнеска авыл хуҗалыгы тармагының актуаль статистик мәгълүматыннан файдалануга юл ача.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International