Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хезмәт алдынгыларын кабул ите тантанасы узды. Чарада тармак ветераннары, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Уңыш бәйрәме Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры» китабы турындагы фильмнан башланды, анда китап геройларының берсе – Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова оныгына гадәти булмаган китап турында сөйли, ул аның битләре аша кешеләр язмышына үрелеп барган Татарстан авыл хуҗалыгы тарихын җанландыра.
"Минем әти дә фронтка китте. Хатын-кызлар, картлар һәм без балалар атлар урынына сабанга җигелдек, җир сөрдек, чәчү чәчтек, урак урдык”, - дип сөйли Гөлбикә ханым, ул Теләче районының Үзәк поселогында туган, җиде еллык мәктәпне тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген туган авылының сөт-товар фермасында башлаган.
Сыер савучы хезмәте ул вакытта бик авыр була. Барысы да кулдан эшләнгән - сыер саву, су, азык ташулар, биналарны җыештыру. Әмма Гөлбикәнең эш нәтиҗәләре беренче елда ук тәҗрибәле сыер савучылар көнләшерлек дәрәҗәдә югары була.
1968 елда ул һәр сыердан кимендә 4500 килограмм сөт алу бурычын куя һәм моңа ирешә дә, ул «Районның иң яхшы сыер савучысы» исеменә лаек була. Шул ук елда ул һәр сыердан 5549 кг сөт савып ала, бу район буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр югары була, шул уңышлары өчен аңа «Татарстан АССРның иң яхшы сыер савучысы» исеме бирелә.
1971 елда Кәримовага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены тапшырыла. Гөлбикә Кәримова 1982 елда югары сыйфатлы терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, прогрессив технологияләр куллану һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юнәлешендәге эшчәнлеге өчен СССР Дәүләт премиясе лауреаты була.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы тарихын җанландыручы китапның беренче нөсхәсен Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова республика Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.