Татарстан Президенты республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләр тапшырды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Балтач районының «Яңа тормыш» ҖЧҖ тракторчысы Шамил Гыйльманов бүләкләнде.

«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖ баш хисапчысы – генераль директорның финанслар буенча урынбасары Мансур Нотфуллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләренә лаек булдылар.

«АГРОКӨЧ» АҖ идарәчел компаниясе генераль директоры Светлана Барсуковага Фидакарь хезмәт өчен медале тапшырылды.

«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә Кама Тамагы районы «Нармонка» агрофирмасы” ҖЧҖ 2 нче филиалының «Варварино» бүлекчәсе механизаторы Артем Гундоров һәм Зәй районының “Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖ тракторчы-машинисты Виктор Мерясев лаек булдылар.

«Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» мактаулы исеме Нурлат районы «Аграрий» ҖЧҖенең сөт-товар фермасы мөдире Илья Ялинга һәм Татарстан Республикасы Әтнә районының «Таң» АХҖКның машина белән сыер саву операторы Резидә Әкбәровага бирелде.

“Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исемгә Минзәлә районының «Калморза» ҖЧҖ баш агрономы Радик Мөхәммәтов, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” филиалының Аксубай районы бүлекчәсе башлыгы Габдрәшит Гыйльметдинов һәм Түбән Кама районының "Союз Агро" ҖЧҖ агрономы Гариф Әгъләмов лаек булдылар.

«Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» исеменә ТР «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ бактериология бүлегенең ветеринария табибы Людмила Салина һәм «Тәтеш район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең лаборатория мөдире, ветеринария табиб-бактериологы Людмила Панова лаек булды.

Биектау районы «Бөреле» ЯАҖенең кеш фермасы зоотехнигы Ольга Федорова “Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы” исеменә лаек булды.

«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә Мамадыш районының «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖ элеваторының инженер-механигы Кәнәфи Сәлахиев, Тукай районының «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖенең 4 разрядлы кош эшкәртүчесе Фаина Нәбиуллина, Зеленодольск районының «Майский» ТК ҖЧҖенең әйдәүче хисапчысы Алсу Кәримова, Алексеевск районының «Александрова Н.И.» КФХ башлыгы Наталья Александрова, Әлки районының «Восток Зернопродукт» АҖнең 1 нче «Хлебодаровка» отряды инженеры Павел Савинов, Спас районының «Синицин А.А.» КФХ башлыгы Андрей Синицин, Алексеевск районының “Хәмитов Р.И.” КФХ башлыгы Хәмитов Равил, Чүпрәле районының «Мәхмүтов И.Ф.» КФХ башлыгы Илмир Мәхмүтов, Апас районының «Ибраһимов и К» АХП ҖЧҖ баш агрономы Альберт Хөснетдинов лаек булдылар.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Социалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр Ленин ордены кавалеры, СССР хезмәт премиясе лауреаты, Теләче районының элеккеге ОПХ савымчысы Гөлбикә Кәримова, Арча районының «Северный» АХП ҖЧҖ механизаторы Фәнис Вәлиуллин, Кукмара районының Вахитов исемендәге АХҖК савымчысы Светлана Гордеева, Саба районы «Курсабаш» ҖЧҖ савымчысы Рәзилә Әхмәтҗанова, Буа районы «Авангард» ҖЧҖенең ясалма орлыкландыру технигы (дуңгыз караучы) Галина Ермакова бүләкләнделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International