Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студенты Бөтенроссия конкурсында татар токымлы атлар үрчетү проекты белән җиңү яулады

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының өченче курс студенты Анастасия Дмитриева “АПК – ЯШЬЛӘР, ФӘН, ИННОВАЦИЯЛӘР” Бөтенроссия конкурсында катнашты. Ул татар токымлы атлар үрчетү буенча бизнес-проект өчен I дәрәҗә диплом алды.

Мәскәүгә аны читтән торып үткәрелгән этап нәтиҗәләре буенча чакырдылар. Анастасиягә сәфәр онытылмаслык тәэсир калдырды, чөнки башкалада аның булуы беренче тапкыр иде.

Мәскәүдә Тәтеш кызы татар токымлы атлар үрчетү буенча бизнес-проектын яклады.

 “Кызыклы чыгышлар күп булды, чөнки форумга бөтен Россиядән иң яхшы студентлар һәм мәктәп укучылары җыелган  иде”, - дип сөйләде җиңүче конкурентлар турында.

Җиңүченең остазына - Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының икътисад фәннәре укытучысы Шамил Гафуровка - диплом, ә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илнур Җамалетдиновка “Бөтенроссия яшьләр форумында белем бирү оешмасы вәкилләре ирешкән уңышлар өчен” дипломын тапшырдылар.

“Настя экспертларны проектын эмоциональ яклавы белән “кыздырып җибәрде”, ул аны лаеклы рәвештә күрсәтеп кенә калмыйча, жюриның барлык сорауларына да җавап бирде һәм кайбер урыннарда төгәлләштерүләр дә кертте. Экспертларның берсе хәтта татар токымлы ат сатып алырга теләк белдерде, ә икенчеләрендә бу хайваннарга утырып йөрү теләге уянды. Эшебезнең югары бәяләнүе куаедырды безне", - дип билгеләп үтте Шамил Гафуров.

Белешмә өчен:

Агросәнәгать комплексы өлкәсендәге яшьләрнең фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык, технологик һәм социаль проектларының “АПК – ЯШЬЛӘР, ФӘН, ИННОВАЦИЯЛӘР” Бөтенроссия Тимирязов конкурсы – 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге өлкән сыйныф укучылары, студентлар һәм фәнни яисә тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче фәнни хезмәткәрләр конкурсы иде.

Конкурсның төп максаты - яшьләрдә фәнни, иҗади һәм башка иҗат эшчәнлегенә кызыксыну уяту, агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни белемнәрне тарату һәм популярлаштыру, бу өлкәдә мөстәкыйль фәнни, укыту-тикшеренү һәм башка иҗади эшкә йомгаклар ясау.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International