ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Әгерҗе муниципаль районында "Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге" ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган «Нәтиҗәле үсеш һәм кооперация атнасы» семинар-киңәшмәсе узды.

Без һәр атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен үстерүче кешеләр, гаилә фермалары һәм аягында  нык басып торучы һәм яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар турында язабыз. Шуларның берсе – Питрәч районыннан Антон Воронин.


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бөгелмә сөт комбинаты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша.

Бүген безнең көндәлек хезмәтләре белән хөрмәт һәм абруй казанган гади кешеләр турында яза торган «Хезмәт кешеләре» рубрикасының герое - терлекчелек тармагында 40 елдан артык эшләүче Илья Иванович Яллин.

21 октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында чираттагы бушлай вебинар узачак. Ул "Глонасс" системасын кертүгә багышлана. Уку барышында "Глонасс" системасын кертү буенча "Евротехнологияләр" компаниясенең әйдәп баручы белгече Илья Щулекин системаны гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүе, шулай ук ягулык-майлау материалларына чыгымнарны 20% ка кадәр киметү өчен GPS трекер куллану турында сөйлиячәк.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Хуҗәмәт ремонт-механика заводы, сортлы һәм сыйфатлы чәчү орлыклары алу максатында, бөртекле, кузаклы, техник һәм майлы культураларны, ярма культураларын, кукуруз һәм үлән орлыкларын эре һәм вак чүп катнашмаларыннан башлангыч, беренчел һәм икенчел чистарту өчен билгеләнгән триер цилиндрлы МЗК сериясеннән булган ашлык чистарту машиналарын җитештерә башлый, чистарту һава агымы, иләк һәм триер цилиндрлар ярдәмендә башкарыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан шәхси цифрлы сертификатлар программасына керде. Программа «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында 15 октябрьдә эшли башлады.


17
октябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Арча, Кукмара, Балтач, Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Лаеш, Апас районнарыннан фермерлар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге(Татпотребсоюз), «Ак Барс» кошчылык комплексы, Казан тегермәне, Буа шикәре, «Залесный» агрофирмасы һәм «Майский» теплица комбинаты үз товарларын алып килгәннәр иде. Барлык продукция дә югары сыйфатлы һәм бәяләре сәүдә челтәрләренә караганда түбәнрәк.

Татарстан Республикасында 105 мең га мәйданда көнбагыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 88%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Бу хакта бүген предприятиедә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәре көненә багышланган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International