Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү системасы төгәл җайга салынган, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 5 декабре, шимбә

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Яңа Савин районында Ямашев урамындагы мәйданчыкта оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Ярминкәдә Яңа Чишмә, Спас, Арча, Биектау районнары фермерлары, шулай ук республиканың эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз продукциясен алып килгәннәр. Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә сәүдә рәтләрен карады, фермерлар белән аралашты, алып килгән товарларның ассортиментын һәм бәяләрен белеште.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү – инде берничә дистә еллар дәвам итә торган күркәм традиция. Система төгәл җайга салынган, дип ассызыклады ул. Көзге, яңа ел алды ярминкәләре Татарстанның барлык эре шәһәрләрендә уза. Парламент башлыгы продукциянең бай булуына игътибар итте.

"Кешеләр рәхмәт әйтәләр, яңа елга барлык төр ит продукциясен, яшелчәләр сатып алырга мөмкин, диләр. Шунысы куандыра, мондый чараларга үз хуҗалыкларыннан продукция алып килүче фермерлар, эшкуарлар күбрәк килә башлады. Бу - экологик яктан чиста, сыйфатлы продукция, халыкта мондый продукциягә ихтыяҗ зур. Бу ярминкәләрне яздан чебешләр алып үстергән, башка мал-туар алып симерткән һәм хәзер аларны суеп, базарларга алып чыгучы кешеләр, эшкуарлар көтеп  алалар», - дип ассызыклады ул.

Журналистлар сорауларына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин гаиләсе белән авыл хуҗалыгы ярминкәләренә даими йөрүен, шул ук вакытта үзенең бакчасында яшелчә һәм авыл хуҗалыгы культураларының төп төрләрен үстерүләрен дә әйтте.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан фермерларга транспорт чыгымнарын кайтару, шулай ук бушлай сәүдә урыннары бирү өлешендә финанс ярдәме күрсәтелүгә дә игътибар итте.

Быел ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әмма халык ярминкәләрне Яңа елдан соң да озайтуны сорый. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Казанда көн саен шулай ук фермер продукциясе сатыла торган 8 чатыр  ярминкәсе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International