ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе һәм Баш ветеринария Идарәсе белән берлектә  югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 10 октябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен сатып ала алалар.


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Джамбулат Хатуов социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына үзләренең матди-техник базаларын үстерүгә грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсында җиңүчеләр турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 178 млн сумнан артык тәшкил итә, шуларның 58%ы — федераль бюджеттан, 42%ы республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган, Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы турында язылган “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары” дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан чыгарып алырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 октябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул сөт терлекчелегендә нәтиҗәле технологияләргә багышлана.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Россия яңалыклары» иҗтимагый мәгълүмат агентлыгы (ОИА) һәм «Россиянең икътисадый сәясәте» журналы редакциясе тарафыннан «Россия төбәкләре яңалыклары» РИА – төбәк яңалыклары агентлыгы порталында https://regioninformburo.ru/ «2020-2021 елларга Россия Федерациясе субъектларын үстерү буенча  стратегик программаларның Бөтенроссия яңалыклар реестры» булдырылды.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла. Агросәнәгать комплексының иң яхшы эшләүче 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак. 

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән узган киңәшмә (ВКЭ) барышында хәбәр иттеләр, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International