Авылда бизнес: казлар арендага

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Без атна саен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз бизнесын ачып, аякларында нык тотучы һәм киләчәккә зур ышаныч белән караучы кешеләр турында язабыз. Мөслим районында бөтенләй уникаль тәҗрибә тупланган. Анда яңа эш башлаучы эшкуарлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар казларны "арендага" алырга һәм үз көчләрен фермер ролендә сынап карарга мөмкин.

 Ирек Хәмәдишин фермерлык белән 2005 елда, крестьян-фермер хуҗалыгын теркәгәннән соң, шөгыльләнә башлый. Һәм берничә елдан соң ул Мөслим районында “каз магнаты” буларак таныла. Колхозның берничә ташландык сыер һәм сарык абзарларын сатып алып, аларны реконструкцияләгәннән соң, казлар үрчетә башлый, бер үк вакытта бройлерлар һәм йомырка сала торган тавыклар белән дә шөгыльләнә. Башта Хәмәдишинның каз фермасы Митрәй авылында гына була, аннары шактый тиз арада ул тагын өч торак пунктта: Ташлы Елга, Татар Смыловкасы һәм Яңа Карамалыда кошчылык бизнесын үстерә.

Ә тиздән фермер шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары белән үзара файдалы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле ысулын таба. Потенциаль сатып алучыларның һәрвакытта да яшь бәбкәләр сатып алырга акчасы булмаганлыктан, Хәмәдишин казларны арендага бирә. Һәм ул мондый шарт белән килешү төзи: сатып алучы һәр өч каз өчен бер симертелгән казны көзен кайтарып бирергә тиеш була.

 Мондый хезмәттәшлек рәвеше районда тиз таралып китә. Ә Ирек Шакирҗан улы 2013 елда партнерлар белән «АгроЛидер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын төзегәч, мондый хезмәттәшлек рәвешен күрше районнарның ышанычлы вәкилләренә дә тарата башлыйлар. Әйтик, «Бәширов И.И.» КФХсы агымдагы елның язында «АгроЛидер» кооперативыннан өч атналык 6000 баш каз алган, ә ноябрьдә 2000 баш симертелгән каз кайтарып биргән.  

- Кооперативны без кош-корт эшкәртү һәм ахыргы продукция - каз ите сату максатыннан булдырдык, - дип сөйли Ирек Шакирҗан улы. – Бу эштә без Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан субсидия рәвешендә ярдәм алдык. Бина төзедек, җайланмалар, шул исәптән ике зур суыткыч сатып алдык. Быел кооперативның эшкәртү цехы аша 15 000 симертелгән каз узды.

 Ә күптән түгел «АгроЛидер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы «Россия тәмнәре» беренче илкүләм конкурсында катнашу өчен гариза биргән һәм халык тавыш бирүенә «Татар каклаган казы» бренды астында үз продукциясен тәкъдим иткән.

- Без каклаган казлар җитештерү идеясе турында озак уйландык. Һәм, грамоталы технолог яллап, бу хыялны тормышка ашыра алдык, - дип сөйли Хәмәдишин. – Хәзерге вакытта безнең төргәкләү этикеткасы эшләнә, ул, безгә калса, бик матур, кешене җәлеп итәрлек була. Безнең бренд базарда танылырга тиеш, һәм без шуңа омтылабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International