Россельхозбанк Татарстанда 3 млрд сум авыл ипотекасы кредитын биргән

2020 елның 4 декабре, җомга

Россельхозбанк "АҖенең Татарстан төбәк филиалы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасы кысаларында 3 млрд. сум күләмендә 1300дән артык ипотека кредиты биргән.

Шундый кредит алучы гаиләләрнең берсе - Евгений һәм Юлия Вилисовлар. Алар Новокузнецкидан Татарстандагы Камыш авылына күчеп киләләр. Евгений үз тораклары турында күптән хыялланулары турында сөйләде, башта фатир яллап торалар һәм вариантлар эзли башлыйлар. Балалар турында җитди уйланып, алар, һичшиксез, экологик чиста районда үсәргә тиеш, дигән карарга килгәннәр. 40тан артык төрле вариантлар карыйлар, әмма Питрәч районының Камыш авылына килгәч, аның саф һавасына, урман, күлләренә чын мәгънәсендә гашыйк булулар ... Шул чакта уникаль «Авыл ипотекасы» программасы да барлыкка килә. 2,6 млн. сум күләмендә ипотека алганнар, һәм менә үз җирләре белән йортлары булган бәхетле кешеләр алар. Йорт зур, иркен, 2 гаиләгә исәпләнгән. Вилисовлар пенсионер әти-әниләрен дә үзләренә күчерергә уйлыйлар. Планда - балалар тудыру, яшелчә-бакча мәшәкатьләре, хәтта теплица да сатып алганнар инде.

Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча, Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән, лидер-төбәкләр арасына керә.

Халык тарафыннан торак йортлар (гаризаларның гомуми саныннан 47%), өлешләп катнашу килешүләре буенча фатирлар(18%) һәм сату-алу килешүләре буенча(35%) сатып алуга ихтыяҗ бар. Клиентлар кечкенәрәк торак пунктларда(халык саны 5 мең кешегә кадәр) торак сатып алуны өстенрәк күрәләр – бу сегментка хупланган гаризаларның 40%ы туры килә, район үзәкләрендә(халык саны 5 меңнән 10 меңгә кадәр) - гаризаларның 31%ы. Клиентларның 20%ы - 10 меңнән 20 мең кешегә кадәр булган җирлекләрдә һәм 9% ы 20дән 30 мең кешегә кадәр торак пунктларда торак сатып ала.

Бүгенге көндә Татарстанда авыл ипотекасы программасын гамәлгә ашыру буенча лидерлар булып Лаеш, Питрәч һәм Биектау районнары тора.

Ипотека кредитының уртача чегы 2,2 млн. сум тәшкил итә.

“Программа эшли башлаганнан бирле кайбер шартларга төзәтмәләр кертелде. Әйтик, хәзер авыл ипотекасыннан файдаланганда, йорт төзеләчәк җир кишәрлеге заемчыга элекке кебек милек хокукында гына түгел, ә арендага да бирелергә мөмкин. Шулай ук 2020 елда башка банкларда стандарт программалар буенча алынган кредитны да ташламалы ставка буенча рефинансларга мөмкин”, - дип билгеләп үтә “Россельхозбанк” АҖенең Татарстан төбәк бүлеге директоры Ләлә Кудерметова.

Авыл ипотекасын авыл территориясенә караган теләсә кайсы торак пунктта теләсә кайсы күчемсез торакны сатып алу өчен алырга мөмкин, әмма торак пункттагы кешеләр саны 30 000нән артык булмаска тиеш. 25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы - 100 меңнән алып 3 млн сумга кадәр, ә башлангыч кертем 10%тан башлана. Гаризаны илнең 21 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы бирә ала. Башлангыч кертем буларак ана капиталын кулланырга мөмкин. Стажга карата да таләпләр йомшартылды – соңгы(агымдагы) эш урынында кимендә 3 ай эшләү таләп ителә.

Яңа төзелештә яки икенчел торак базарында кызыктырган вариантны Россельхозбанкның «Свое Жилье» махсус сервисы аша сайлап алырга мөмкин. Шул ук порталда кредит бәясен исәпләргә, гариза бирергә һәм онлайн режимында җавап алырга мөмкин.

Авыл территорияләре исемлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында төгәлләштерергә була, ә авыл ипотекасы мәсьәләләре буенча Министрлыкның колл-үзәгендә 8-800-444-16-70 телефоны аша консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International