Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча видеоконференциягә чакыра

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 7 декабрьдә 19:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында төбәкара стажировкалар һәм кооператив идарәчеләре өчен тәҗрибә уртаклашу системасына багышланган бушлай вебинар узачак.

Очрашу спикерлары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм авыл эшкуарлыгын һәм кооперацияне үстерү буенча эксперт Ренат Мамаев.

Чара барышында Германиядән (Лейпциг шәһәреннән) экспертлар белән элемтәгә керү планлаштырылган, аларга үзеңне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булачак.

 Укуда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер: 88005502441 буенча теркәлергә кирәк.

AGROONLINE белән элемтә өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли:

 • Чат-бот - https: //sschool.agropoliya.ru/ сайтында

• Электрон почта - school@agropoliya.ru.  

Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International