Аксубай районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән ит эшләнмәләре җитештерү буенча кооператив ачылды

2020 елның 4 декабре, җомга

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары - фермерларның уңышлы эшчәнлеген законлы дәвам итү. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы бизнесы өлкәсендә кулланучылар кооперативларының зур популярлык казануы очраклы гына түгел - фермерлар эшне нәтиҗәлерәк алып бару һәм үз продукцияләрен уңышлы сату өчен берләшәләр. Шундый мисалларның берсе - Аксубай районының «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативы.

2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү» программасы буенча предприятие 5 млн.сум күләмендә грант ота. Грант акчасына бина сатып һәм җайланмалар сатып алалар.

Бу - Иске Киязле авылыннан фермерлар гаиләсе - Шакировлар предприятиесе. Кооперативны Айзат Шакиров җитәкли. Авыл эшләре аңа балачактан таныш, абыйсы Илүс белән ул әти-әнисенә ферма һәм кыр эшләрендә булышкан. Ипинең кыйммәтен белә. Ит эшләнмәләре җитештерүгә керешкәнче, төрле предприятиеләрдә аның технологиясен өйрәнә, җитештерү эшенең нечкәлекләренә төшенә.

Җитештерү бинасын нульдән диярлек торгызганнар, бинаны, Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) таләпләрен исәпкә алып, киңәйтәләр, ремонтлыйлар. Фермер базасы ит эшләнмәләрен чимал белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Алар арасында ит белән тәэмин итүчеләр дә бар - пайчылар һәм хезмәттәш-фермерлар да, авыл кешеләре дә бар. Фермерлар бернинди өстәмәләрсез, нәкъ өйдәге кебек, пилмән, манты, өчпочмак, котлетлар, фрикаделькалар һәм фарш әзерлиләр.

“Шакировлар – хезмәтне ярату һәм максатка омтылу нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүендә менә дигән уңышка ирешүнең чын үрнәге. Һәркемгә юл ачык, бары тик максатка ирешүдә, яхшы мәгънәдә, үҗәтрәк кенә булырга гына кирәк, – дип ассызыклады Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International