Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты президиумы утырышы узды

2020 елның 4 декабре, җомга

3 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фәридә Гарифуллина рәислегендә һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы утырышы узды.

Утырышта Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең VII съезды карарларын үтәү буенча республика һөнәр берлеге оешмасы бурычлары турында фикер алыштылар.

Һөнәр берлегенең республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина Президиум әгъзаларына тармак предприятиеләрендә хезмәт өчен түләүнең торышы турында мәгълүмат бирде, шулай ук АПК предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары фактларын җентекләп анализлады.

Чыгышы барышында ул предприятиеләрдә имин хезмәт шартлары булдыру буенча эш бирүчеләрнең һәм һөнәр берлеге оешмаларының уңай эшчәнлеген билгеләп үтте һәм эш бирүчеләр тарафыннан хезмәтне саклау буенча закон һәм норматив актлар таләпләренең үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итүгә, җитештерүдә имгәнү очракларын һәм хезмәткәрләрдә һөнәри авырулар китереп чыгарган сәбәпләрне бетерү буенча чаралар күрүгә игътибарны юнәлтте, шулай ук җитештерүдәге бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны социаль иминиятләштерү мәсьәләләре буенча Социаль иминият фонды белән хезмәттәшлек итү, профилактик эшләр мәсьәләләренә тукталды. 

Аннары утырышта Республика һөнәр берлеге комитеты бухгалтеры Гөлназ Шәвәлиева катнашучыларга 2020 елга һөнәр берлеге бюджеты үтәлешенең барышы турында мәгълүмат бирде. Президиум 2021 елга керемнәр һәм чыгымнар сметасы проектын карады, аны Республика һөнәр берлеге комитетының чираттагы Пленумында расларга тәкъдим итте.

 Президиум Республика һөнәр берлеге комитеты тарафыннан игълан ителгән «Иң яхшы комбайнчы – 2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Конкурста катнашучылар иң күп суктырылган һәм иң күр чаптырылган мәйданнар буенча бәяләнделәр. Конкурска шулай ук һөнәр берлеге әгъзасы булган, иң зур стажлы комбайнчы һәм җитештерү күрсәткечләренә ия булган, уракта иң яшь катнашучы кебек номинацияләр дә кертелгән иде.

 Түбәндәгеләр җиңүчеләр булды:

"Ашлык җыю комбайны" номинациясендә»:

1 урында - «Колос " А/Ф ҖЧҖ комбайнчысы Борисов Алексей Васильевич

2 урында – “Сарман «агрофирмасы” ҖЧҖ комбайнчысы Сәгъдәтов Ринат Флүр улы

3 урында – "Әнәк" агрофирмасы" ҖЧҖ комбайнчысы Шәрәфиев Әлмәрис Фәндүс улы

 "Үзйөрешле чапкычлар" номинациясендә»:

1 урында – “Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖенең үзйөрешле чапкычлар операторы Котдусов Ринат Гаптрәхим улы

2 урында - «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзйөрешле чапкычлар операторы Вәлиев Азат Мәсгуть улы

3 урында - “Җәлил” А/Ф” ҖЧҖенең үзйөрешле чапкычлар операторы Кыямов Наил Тимергали улы.

 “Иң зур стажлы комбайнчы” номинациясендә җиңүче - «Нырты» АХП ҖЧҖенең комбайнчысы – һөнәр берлеге әгъзасы Попонин Николай Владимирович.

“Уракта иң яшь катнашучы – 2020” номинациясендә җиңүче - комбайнчы – “КАМА” агрофирмасы” ҖЧҖенең һөнәр берлеге әгъзасы Рафиков Азат Фәнил улы.

Җиңүчеләр, шулай ук конкурста катнашучыларның барысы да, Конкурс турындагы нигезләмә нигезендә тантаналы рәвештә Республика һөнәр берлеге комитетының Мактау грамоталары һәм һөнәр берлекләре премияләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International