Исегезгә төшерәбез, 12 сентябрьдә Татарстанда көзге ярминкәләр эшли башлады, алар Яңа елга кадәр шимбә көннәрендә атна саен үткәрелә. Республика халкы Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да авыл хуҗалыгы продукциясен Казанның махсус чатыр мәйданчыкларында сатып ала алачак.
Биредә сыйфатлы һәм тәмле ит, авыл каймагы һәм үлчәүле сөт тә, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм республика территориясендә җитештерелгән башка фермер продукциясе дә сатып алырга мөмкин булачак.
Казанда чатыр ярминкәләрендә сату итү түбәндәге адреслар буенча уза:
Авиатөзелеш районыда - Дементьев ур.,7; Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә;
Мәскәү районында - Батыршин ур., 20;
Яңа Савин районында - Академик Лаврентьев ур., 10;
Идел буе районында - Юлиус Фучик ур., 72;
Совет районында - Ломжа ур., 2; Зәкиев ур.,12 һәм Липатов ур.,7 (Дәрвишләр бистәсе)
Чатыр мәйданчыклары көн саен - 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, ә шимбә көнне 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшли.