Фермер династияләре: илкүләм проект кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме гаилә эшен дәвам итәргә булышты

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмен алган 64 фермер быел яшелчәләр үстерәләр, товар балыклары үрчетәләр, умартачылык, ат үрчетү белән шөгыльләнәләр, сөт һәм ит терлекчелегендә эшлиләр. Соңгы юнәлешне Апас районыннан Данил Вильданов та сайлады.

Данил Вилданов - гаилә фермерлык эшен дәвам итүче. Аның әтисе - чын авыл хезмәтчәне, абыйсы белән моннан күп еллар элек крестьян-фермер хуҗалыгы төзегән һәм үз эшен башлап җибәргән. Озак еллар терлекчелек белән шөгыльләнгән. Ә бүген ул башлаган эшне улы да дәвам итә.

 "Һәр атага аның  эшен улларының лаеклы дәвам итүләрен күрү күңелле. Улым да, тәвәккәлләп, үз эшен  башлап җибәрде. Минем киңәшләргә таянып эшли. Киләчәктә ул, куелган максатларына ирешеп, үз хезмәтенең җимешләрен тойсын иде", - ди Фаил Вилданов.

2020 елда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Данил «Агростартап» программасы буенча 80 баш эре мөгезле терлек симертүгә 5 млн сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды. Грант акчасына фермер сиксән баш үгез сатып алган. Хәзер 1 гектар мәйданда ферма төзи.

 Фермер Казан химия-технология университетын тәмамлаган, әмма ыгы-зыгылы шәһәр тормышы аны кызыктырмый. Диплом алгач, ул хыялын тормышка ашыру нияте белән туган авылына кайта.

«Мин балачактан әти кебек булырга хыялландым. Аның янәшәсендә эшләгәндә терлекләрне карау һәм үстерүнең бөтен нечкәлекләрен  күрә идем. Шуңа күрә мин фермер эшенең асылын яхшы беләм. Әлбәттә, тәүлек буе эшләргә туры килә. Чөнки фермерның ялы да, бәйрәмнәре дә юк. Терлекләр ач тора алмый, аларга көн дә игътибар кирәк. Мин үз эшемә нигез салуга бик шатмын", - дип, искә ала Данил.

Һава торышы мөмкинлек биргән арада, фермер мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тырыша. Булачак бинаның баганалары торгызылган, төзелеш материаллары кайтарылган инде. Ферма программада каралган барлык шартлар нигезендә төзелә. Хуҗалыкта ике өстәмә эш урыны булдырылган.

Туганы Инзил хуҗалык белән эш итәргә булыша. Алар кечкенәдән терлекчелек белән таныш. Икесенең дә үз крестьян-фермер хуҗалыклары бар, аларны үстерү өстендә актив эшлиләр.

 Фермер эшеннән тыш, Данил Вилданов умартачылык белән дә шөгыльләнә, аның 50 умарта оясы бар.

"Тырышкан - табар, диләр. Иң мөһиме, конкурслардан курыкмаска, катнашырга, дәүләт биргән мөмкинлекләрдән файдаланырга», - диләр фермерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International