Алексей Песошин Казанның ике районында авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды

2020 елның 5 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Авиатөзелеш һәм Киров районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карап чыкты. ТР Хөкүмәте башлыгы белән бергә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров йөрделәр.

Алексей Песошин өч ярминкә мәйданчыгында булды: Ленинград ур., 27 («Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчык), Батыршин ур., 20 (Чатыр мәйданы), Краснококшайский ур., 150/2 («Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге янындагы мәйдан).

 Татарстан Республикасы Премьер-министры китерелгән продукциянең ассортименты һәм төп товар категорияләренә: ит, сөт, май, шикәр, яшелчәләргә булган бәяләр белән танышты. Шулай ук Алексей Песошин ярминкәгә килгән районнар вәкилләре һәм сатучылар белән аралашты. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, төрле мәйданчыкларда ассортиментның үз үзенчәлекләре бар һәм халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату ярминкәләре 12 сентябрьдә башланды һәм 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казанда, Түбән Камада, Чаллыда һәм Зеленодольск районында үткәрелгән 12 ярминкә нәтиҗәләре буенча 1 млрд.сумлык продукция китерелгән һәм сатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International