ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2025 ел
якшәмбе

Лениногорск муниципаль районы Югары Каран авылының «Алмакай» ат йортында «Татар аты» II бөтенроссия фестивале узды, анда Казахстан, Дагыстан, Башкортстан республикаларыннан ат үрчетүчеләр һәм кунаклар җыелган иде. Чара «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының «Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Анда Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясенең атчылык бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.


15
август, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек буенча агымдагы елның 7 аена йомгаклар ясадылар, киңәшмә министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә узды. Анда муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ВДНХда «Россия тәмнәре» IV илкүләм гастрономия фестивале мәйданчыгында булды, анда Татарстан җитештерүчеләре экспозициясе белән танышты. 14 августтан башлап 24 августка кадәр дәвам итәчәк Фестиваль Россия төбәкләренең гастрономик күптөрлелеген ачык күрсәтә.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Балык Бистәсе районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов йөрде.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Лаеш районында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов йөрде.


14
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Бөгелмә муниципаль районында дуңгызларда африка чумасы чыганагын бетерү буенча Төбәкара команда-штаб укуларын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Татарстаннан Кытай Халык Республикасына ашлык җибәрү күләме елдан-ел арта. Узган елның беренче 6 аенда авыл хуҗалыгы продукциясе экспортының гомуми күләменнән Кытай Халык Республикасы өлешенә 7%ы туры килсә, быел – 13,5%, ягъни үсеш 6,5% булган.


13
август, 2025 ел
чәршәмбе

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында агымдагы елда бөртеклеләр өчен яңа экспорт юнәлешләре, перспективалы сату базарлары, яңа уңыш бодаена сыйфат характеристикалары, шулай ук бодайга дәүләт мониторингы бурычлары турында фикер алыштылар. 


12
август, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән берничә муниципаль районда булды. Сәфәр барышында ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты, атчылык фермасында һәм «Юрьев мәгарәсе» («Юрьевская пещера») туристлык объектында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International