Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Вильям Хәмитовны котладылар.
Вильям Хәмитов быел үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Күп еллар фидакарь хезмәте белән хөрмәтле ветеран-аграрчы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының үсемлекчелек өлкәсен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән хөрмәтле шәхес. Үзенең һөнәри эшчәнлеге елларында ветеран Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмаларында җитәкче вазыйфаларда уңышлы эшләде, шул исәптән: «Овощевод» совхозында бригадир, бүлекчә агрономы һәм баш агроном, «Овощепром» тресты агрономы, КПССның Зеленодольск шәһәр комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, «Совет» колхозы рәисе вазыйфаларында булды.
Ул шулай ук Зеленодольск Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә озак еллар сыйфат буенча инспектор, әйдәп баручы агроном, баш агроном, Идарә башлыгы урынбасары вазыйфаларын биләгән.
Ветеран республиканың Зеленодольск муниципаль районының социаль-икътисадый куәтен үстерүгә һәм күтәрүгә шактый зур өлеш керткән.
Ветеранны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән министр урынбасары Дмитрий Яшин котлады һәм Рәхмәт хатын тапшырды.
Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше, һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Вильям Хәмитов Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар Советыннан котлау хатын һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен алды.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан Республикасы АПК Ветераннар советы Президиумы әгъзалары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.