Татарстанда 2025 елның 9 аенда 314 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, 1 млн 405 мең тонна сөт савылган

2025 елның 18 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында бүгенгә 42 мең га мәйданда 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере чыгарылган, бу планнан 79% тәшкил итә, уртача уңдырышлылык - 490 ц/га. Шикәр заводларында 667 мең тонна әзерләнгән, 593 мең тонна чимал эшкәртелгән, 82 мең тонна шикәр әзерләнгән.

Мондый белешмәләрне бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, агымдагы көнгә 1346 мең гектардан артык җир эшкәртелгән, ягъни бу туңга сөрү мәйданнарының 87%ы, шул исәптән 515 мең гектарда җир тирәнтен эшкәртелгән. Кайбер районнар көзге сөрүне төгәлләгәннәр дә инде. Ә Ютазы, Минзәлә, Сарман, Әлмәт, Биектау, Нурлат районнары хуҗалыкларына туңга сөрү темпларын арттырырга өндәде министр.

Марат Җәббаров бу елның 9 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 151,0 млрд. сум табыш алынган, шуның 71%ы, ягъни 107,8 млрд.сумы – терлекчелектән (узган елга карата үсеш 20%). Шул исәптән сөт сатудан 57 млрд.сум алынган (2024 елга карата үсеш 134%), терлек һәм кош-корт - 43,4 млрд. сум (2024 елга карата үсеш 114%).

Агымдагы елның 9 аенда 1 млн 405 мең тонна сөт савылган, бу 2024 елга карата 106% тәшкил итә. Алдынгылар рәтендә - Әтнә, Мамадыш, Минзәлә, Кукмара районнары, үсешнең 78%ы аларда. Болар - заманча сөтчелек комплексларында алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү дәрәҗәсе югары булган районнар. Шул ук вакытта 15 районда сөт саву күрсәткечләре түбән, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Ул әйтеп узганча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре заманча сөтчелек комплекслары төзү исәбенә югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел 2576 башка исәпләнгән 7 сөт комплексы сафка бастырылды. Бүгенге көндә 22 мең сыерга исәпләнгән 23 инвестиция проекты төрле стадияләрдә гамәлгә ашырыла.

Барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында (крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар) ит җитештерүгә килгәндә, агымдагы елның 9 аенда 314 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, бу 2024 елга карата 102% тәшкил итә.

Марат Җаббаров, 28 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар башлыклары, агрохолдинглар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәшмә планлаштырыла, дип хәбәр итте. Чара барышында 9 айда терлекчелек тармагын үстерүгә йомгаклар ясалачак һәм җентекле анализ ясалачак, җитештерү күрсәткечләренең үсеш нокталары билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International