Умарталарны кышка әзерләү

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Умарталарны кышкылыкка һава температурасы иртәләрен 5°ка кадәр түбән төшкәч җыялар. Аларны кышка әзерләү өчен аяз көнне сайлыйлар. Кышлау урынында өске җылырак стеллажларда көчсезрәк һәм запас ана белән нуклеуслар булган ояларны урнаштыралар, ә аскы стеллажларда көчлерәк оялар кала.

Соңгы көзге балны алганнан соң ук ояларны җентекләп тикшерүне төп көзге ревизия дип атыйлар. Умарта күчләренең көзге үсешенә һәм кышлавына бәйле барлык эшләр шуннан башлана. Шул вакытта бал һәм перга запаслары күләмен, умарта күчләренең көчен, үрчем күләмен һәм сыйфатын (ана бал кортының булу-булмавы һәм сыйфаты), кәрәзләрнең сыйфатын (кышлау өчен ачык көрән төстәге кәрәзләр иң яхшысы) билгелиләр. Көзге төп карау белән умартачылык сезоны тәмамлану арасындагы чорны умарталыкны кышка мөмкин кадәр яхшырак әзерләү өчен файдаланырга кирәк. Монда сүз кышлауны тәэмин итү техникасы турында гына түгел, киләсе язга мөмкин кадәр күбрәк яшәү энергиясе запасын саклап калу өчен шартлар тудыру турында да бара. Киләсе сезонның бал бирү нәтиҗәсе шуңа бәйле булачак. Биологик яктан яхшы әзерләнгән оялар кышкы кыенлыкларны яхшырак кичерә.

Азыкның күләменә һәм сыйфатына зур игътибар бирергә кирәк. Кышка азыкны теге яки бу концентрациядәге гади шикәр сиробы белән түгел, ә инвертланган шикәр белән тулыландыручы умартачылар акыллы эш итәләр. Сентябрь ахыры — октябрь башында бу сезонда умарта ояларын соңгы тапкыр карыйлар һәм кышка ояларны җентекләп җыялар: умарта ояларыннан аз баллы һәм үрчемнән бушаган рамаларны алалар, ә ояларга запастан азык салынган рамалар өстиләр, һәр кәрәздә кышкыга кимендә 2 кг бал һәм иректә яки салкын биналарда кышлаганда 2,5 кг бал калдыралар. Салкын чор озаккарак сузыла торган төбәкләрдә кышкы тукландыру күләмен арттырырга кирәк. Азык җитмәсә, бал кортлары ачтан үләчәк. Кышның озынлыгына карап, исән калу өчен бер ояга 15-30 кг бал кирәк. Шуңа күрә балның җитмәвенә әзер булыгыз; бал кортлары өчен помадка ясарга өйрәнегез - бу бөҗәкләрне саклап калу һәм ач калдырмау өчен бик яхшы ысул. Помадканың уңай яклары күп: сироптан аермалы буларак, ул коры, һәм бал кортлары аны шунда ук куллана ала. Ул, тагын, сироптан аермалы буларак, оя эчендә дымлылыкны арттырмый.

Умартачылар октябрьдә бал кортларын дәвалаганда тупас хата ясыйлар. Бу бик әһәмиятле булса да, соңга калып эшләнгән эш була: кышка керә торган умартаны талпан тешләгән булса, ул язга кадәр яшәмәскә мөмкин.

Бал кортларында авырулар төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин, мәсәлән, инфекцияләр, паразитлар. Иң киң таралган авырулар: аскофероз, носематоз, нарроатоз. Авыру бал кортлары ябыгалар, көчсезләнәләр һәм оча алмый башлыйлар. Әгәр ояда андый бал кортлары бар икән, аларны җыеп алырга кирәк. Ояда калган авыру бал кортыннан чир кышлау чорында башка умарталарга йогачак. Нәтиҗәдә умартачы бөтен умарта оясын югалтырга мөмкин.

Оядан аз баллы, ясалып бетмәгән рамаларны алырга һәм алар урынына дезинфекция узган, яңа рама куярга кирәк. Моның өчен башта рамнарны тузаннан һәм кәрәз калдыкларыннан чистарталар, аннары җылы бүлмәгә кертәләр.

Эшкәртү өчен сайлап алынган рамаларны, бераз авыштырып, вертикаль урнаштыралар. Сиптергеч ярдәмендә, гадәти бакча сиптергечен кулланырга була, рамаларга ике яктан да җылы дезэремә (3%лы водород перекисе алырга, аның тәэсирен көчәйткеч буларак, 0,5%лы кырмыска яки серкә кислотасы кушыла) сибәләр. Умарталарны карый торган җайланмаларны һәм әйберләрне шул ук водород перекисе эремәсе белән бер кв. метрга 0,5 л исәбеннән 1 сәгать интервал белән ике мәртәбә дезинфекциялиләр. Шул ук схема буенча умарта ояларын эчтән һәм тыштан эшкәртәләр. Башта каты щеткалар, кыргычлар ярдәмендә механик чистарту үткәрәләр, ә аннары эремә сиптерәләр.

Умартачылар арасында химик чаралар кулланмыйча умарталыкта альтернатив дезинфекция чараларын куллану популярлаша бара. Моның өчен ультрафиолет нурлар таратучы бактерицид лампалардан файдаланалар. Бактерицидлар белән эшкәрткәндә, кәрәзләрне, механик чистартканнан соң, саклау стеллажларына элеп куялар, әзрәк ара калдырып, горизонталь рәвештә лампалар урнаштыралар. Бактерицид лампаны умарта оясын дезинфекцияләү өчен дә кулланырга мөмкин. Рамаларны һәм умартачылык инвентарен озонлаштыру ярдәмендә дезинфекцияләргә мөмкин. Моның өчен гадәттә кечкенә габаритлы күчерелмә һава озонаторларын кулланалар. Приборның куәтенә карап, аларны 3 сәгатьтән алып бер тәүлеккә кадәр калдырырга була.

Кыш көне умарта оясына азык һәм җылылык эзләп корткычлар: кимерүчеләр, тараканнар һәм кырмыскалар керергә мөмкин. Бу салкын климатта да, йомшаграк климатта да була. Шуңа күрә умарта ояларын җирдә калдырмаска кирәк, аларның җирдән күтәрелеп торуы бик мөһим; тычканнан яки күседән тозаклар куйсаң да бик яхшы. Әгәр дә сез җилдән саклау яки җылылык изоляциясе өчен салам-печән кулланасыз икән, алар астына кимерүчеләр ояламасын өчен күзәтеп торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International